Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиресне урамга чыгарып өясең килсә, ике мең сум штрафыңны түлә!

Татарстан Республикасында игълан ителгән экологик- санитар икеайлык кысаларында безнең районда да авылларны чистарту, төзекләндерү эше алып барыла.

Икеайлык башланганчы Буа шәһәренең экология полициясе хезмәткәрләре районыбыз авылларында булып, табигатьне пычратучыларга карата беркетмәләр төзегән. 25 апрельдә район административ комиссиясенең чираттагы утырышында әлеге һәм башка беркетмәләр каралды. Утырышны алып барган административ комиссия рәисе Алексей Макаров башта ТР Административ хокук бозулар кодексында булган үзгәрешләр белән таныштырды.

Арыслан авылының Кооперативная урамында яшәүче Татьяна Трошинага карата беркетмә 10 апрельдә тыкрыкка, сарайлары артына ук тирес өйгәне өчен теркәлгән. Аның аңлатуынча, инвалид булу сәбәпле, тиресне кыш айларында кар ерып бәрәңге бакчасына ташырга хәленнән килми. Шуңа күрә сарай артына гына өйгән. Тормыш иптәше иртәнге 6 дан кичке 6га кадәр эштә, балалары үсеп читкә чыгып киткән, булышыр кешесе юк. Ул үз гаебен таный, беркетмә төзелгәннән соң, тиресне тыкрыктан алганнар.

Салтыйган авылында Ленин урамында яшәүче Гөлназ Мөхтәрова һәм шул ук авылда яшәүче Радик Камаловка карата беркетмәләр 2 апрельдә шулай ук Буа шәһәренең экология полициясе хезмәткәрләре тарафыннан теркәлгән. Мөхтәровлар өйләре янындагы тыкрыкта печән, салам, металл ватыклары, иске трактор тотканы өчен экологик полиция кармагына эләксә, Радик Камалов мунча миче сүткәннән калган чүп- чарны капка төбенә өйгән булган. Икесе дә әлеге урыннарны җыештырган.

Мәлки авылының Үзәк урамында яшәүче Лев Иреевка карата беркетмә каты көнкүреш калдыкларын капка төбенә түккәне өчен теркәлгән. Ул үз гаебен таный, чүп-чарын да җыеп алган.

Иске Чәчкаб авылында яшәүче Мәгърүф Низаметдинов һәм Айдар Сабировка карата беркетмәләрне участок уполномоченные, полиция майоры Дамир Гыйниятуллин теркәгән. Мәгърүф Низаметдиновка этен урамда авызлыксыз йөрткәне, Айдар Сабировка Совет урамында капка төбенә чүп түккәне өчен беркетмә теркәлгән. Айдар Сабиров комиссия утырышына да килмәгән. Административ хокук бозучыларның барысына да икешәр мең күләмендә штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арыслан авылы ике мең сум штраф

2
X