Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәмәке организмга агу ул

31 май Бөтендөнья тәмәкесез көн буларак билгеләп үтелә. Тәмәкенең зарары турында медицина хезмәт­кәрләре һәм укытучылар гына түгел, наркоконтроль хезмәткәрләре дә әңгәмәләр алып бара. "Тәмәкедән заман чиренә кадәр" дигән темага наркоконтроль хезмәткәрләре укучылар белән әңгәмәләр үткәрде. Бу юлы аларның ярдәмчеләре дә бар иде - "Минем Ватаным тәмәкесез" акциясен үткәрергә җыенучы "Мөстәкыйль...

Монда наркоконтрольнең нинди мөнә­сә­бәте бар соң? Наркологлар фикеренчә, тәмәке һәм алкоголь - ул легаль статуска ия булган наркотиклар. Үзенең тәэсире буенча алар башка наркотиклардан аерылмый. Бары һәр агулы эчемлекнең үз үтергеч үзенчәлеге бар. Тәмәкене ташлау теләсә нинди наркотиктан, хәтта алкогольдән дә авыррак. Ләкин бу моның белән генә чикләнми әле. Тәмәке тартуның чын наркотиклар куллануга бер баскыч икәнлеген наркологлар күптән раслады,алар, беренче чиратта, марихуана һәм киндер үләне. Күзәтүләр күрсәткәнчә, тәмәке тартучы үсмерләрнең һәм яшьләрнең 70 проценты марихуана татып караган. Беренче "исерткечтән" наркотикка бәйлелеккә, ә "җиңел" гашиштан үтергеч опиумга кадәр бер адым икәнлеген кабатлау кирәк микән. Димәк, медиклар һәм наркоконтроль хезмәткәрләре тәмәке тартуны профилактикалауга шундый зур игътибар биреп, юкка гына чаң сукмый.

Әңгәмә барышында балалар күптән борчыган сорауны үзләре күтәрде. Кай­бер сәүдә нокталарында тәмәкене хәтта балаларга да тоткарлыксыз саталар. Сатучыны тәмәке сатып алучының балигъ булу-булмавы кызыксындырмый. Аларга иң мөһиме акча кирәк. Тәмәкене контрольсыз сатуга киртә куючы закон нормалары бар. Ләкин сәүдә өлкәсендәге башбаштаклыкларны эзәрлекләү белән кемнәр җитди шөгыльләнергә тиеш соң?

Шулай да тыюлар белән генә проблеманы хәл итеп булмый. Яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешенә нигезләнгән, тәмәкегә каршы тәрбия эшләре алып бару төрле чикләүләрдән дә мөһимрәк. Шуңа күрә, җәйге каникуллар алдыннан укучылар белән әңгәмәләр алып барыла да инде. Анда балаларга уйларга тәкъдим ителде: халыкны агулаучы сәүдәгәрләрне баетырга акчагызны һәм сәламәтлегегезне сарыф итәргәме, әллә шул акчага футбол тубы сатып алыргамы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 31 май Бөтендөнья тәмәкесез көн

2
X