Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тырыш хезмәт нәтиҗәләр белән раслана

РФ Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсенең еллык хисап җыелышы Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге начальнигы Гөлсинә Сабирова, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров һәм бүлек начальниклары катнашында үтте.

Үзенең хисап чыгышында Идарә начальнигы Чулпан Камалиева коллектив эшчәнлеген чагылдыручы күрсәткеч­ләр­гә тукталды. 2011 елда Кайбычта халык саны 14866 булган, шуларның 4863е - пенсия яшендәгеләр. Индексацияне дә кертеп, пенсиянең уртача күләмен 7337 сумга кадәр җиткерүгә ирештеләр. 56нчы Федераль Закон кысаларында өстәмә иминият кертемнәренең 795,4 мең сумга кадәр артуы 16 кешедән торган коллективның иминиятләштерелгән затлар белән килешеп эшләве турында сөйли. 256нчы Федераль Законны га­мәлгә куюда да уңай нәтиҗә күзәтелә: закон үз көченә кергәннән бирле 470 кешегә Ана (Гаилә) капиталы алу өчен сертификатлар тапшырылган.

- Агымдагы елда капитал алучылар санын 500дән арттырырга уйлыйбыз, республикада бу сан 100 меңнән артачак. 212 гаиләнең капитал акчасын торак шартларын яхшырту өчен файдалануы безнең өчен дә шатлык, - дип билгеләп узды идарә начальнигы.

Максатларына ирешү юлында идарә хезмәткәрләренең тырыш һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып баруына башкарма комитет җитәкчесе дә аерым басым ясады.

- Югары торучы органнарга мөрәҗәгатьләр са­ны да шуны ук дәлилли. Коллектив үзенең "Без һәр буын өчен ачык, һәр­кемнең бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртабыз" девизына тугрылык саклап эшли. Территориаль орган белгечләре клиентларының һәр соравына җавап бирергә әзер, башкарма комитет хезмәтләре белән дә тыгыз мөгамә­ләдә эшлиләр. Шуңа күрә агымдагы елга куелган бурычларны үтәү коллективның көченнән килә. Иминият кертемнәренең тулылыгын һәм вакытында түләнүен тәэмин итү, район гражданнарының матди тәэмин ителү дә­рәҗәсен үстерү буенча 2012 елга куелган бурычларны сыйфатлы итеп оештыру, гражданнарга түләүләрне оештыру чараларын гамәлгә кую, ведомствоара электрон документлар һәм мәгълүмат алмашуны тәэмин итү бурычлары куела идарә алдына, - диде ул.

Алексей Николаевич иң яхшы белгечләр дип табылган Марат Вәлиев белән Гүзәлия Сөнгатуллинаны район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләде. Гөлсинә Сабирова идарә начальнигы Чулпан Камалиевага, белгечләр Талия Шә­рә­пова һәм Раминә Пашковага, машина йөртүче Ильяс Шакировка ТР буенча Пенсия фонды бү­лекчәсе идарәчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия фонды