Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватан сакчылары

23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, камалышта калган Ленинградта яшәүчеләр, концлагерьның балигъ булмаган тоткыны, барлыгы 38 кешегә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт сүзләре белән сугарылган открыткасы һәм азык-төлек пакетлары тапшырылды.

Ул бүләкләрне , ветераннарның һәрберсенең өенә барып, район Советы, башкарма комитет хезмәткәрләре авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә тапшырды.
-23 февраль миңа 9 Май- Җиңү бәйрәме кебек үк кадерле бәйрәм,- диде Бәрлебашы авылында яшәүче сугыш ветераны Евдокия Вакатова, бүләкне кабул итеп алганда.- Ватанны саклаучылар, сугыш турында киноларны тыныч күңел белән генә карап булмый. Андагы вәхшилекне күрәм дә, миңа боларны үз җилкәмдә татырга туры килде бит, дип йөрәгем өзелеп куя. Бөек Җиңүне Германиядә каршыладым. Авырлыкларны күп күргән буынга бүгенге тормыш оҗмах булып тоела.
Сугыш ветераннары үзләренә күрсәткән кадер-хөрмәт өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ватанны саклаучылар көне