Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яз һәм хезмәт бәйрәме

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 1 Май бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен ирештерә. Анда мондый юллар бар:

"Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Кайбыч халкы талантлы, хезмәт сөючән кешеләре белән дан тота. Эш кешесенә олы хөрмәт, бурыч һәм җаваплылык хисе - ата-бабадан мирас булып калган рухи кыйммәтләр. Без бу бәйрәмне күтәренке кәеф, матур эшләребез белән каршылыйбыз. Кайбычлылар киләчәккә ышаныч белән карый - һәркайсыбыз көндәлек тырыш хезмәте, тынычлыкка һәм рухи бөтенлеккә омтылышы белән үзара аңлашу, татулык һәм тотрыклылык, иминлеккә нигез сала. Бәйрәм котлы булсын, барыгызга да исән­лек-саулык, бәхет, тынычлык һәм күңел күтәренкелеге телим. Бәйрәм белән!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яз һәм Хезмәт бәйрәме