Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлың уңса, бар да уңа

Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән укучыларыбыз өчен аеруча мөһим булган темага - җәмәгать транспорты турында сөйләшәбез.

- Рәмис Рафисович, авыл җыеннарында, авыл җирлекләренең хисап җыелышларында район эчендә хәрә­кәт итүче маршрут автобуслары булмау сәбәпле күп тапкыр хакимият адресына шелтә сүзләре ишетергә туры килде. Шәхси эшмәкәр Га­диев транспортында автобус йөртүчеләр пассажирларга карата дорфа кылануы, үзләре теләгән җир­дә төшереп калдырулары, пассажирларны автобус салонына сайлап кына утыртулары хакында еш хәбәр итәләр. Газета укучыларыбыз редакциягә инде берничә тапкыр бу мәсьәләне ачыклау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу хатларны без район башкарма комитетына юлладык, район газетасы битләрендә бастырдык, тик хәлне уңай якка үз­гәртә алмадык бугай.

- Мәсьәләне артык катлауландырмыйбыз микән? Әйе, транспорт өлкәсендә шактый четерекле хәл туган иде, бу хезмәт күрсәтү базарында көндәшлек булмау сәбәпле шулай килеп чыкты. Район авыллары арасында автобуслар хәрә­кәтен дә тәртипкә салу җае табылды. Шәхси эшмәкәр Ибәтуллинның автобуслары Иске Тәрбит - Кайбыч, Шү­шир­мә - Кайбыч маршрутларында төгәл расписание буенча йөри. Колаңгы зонасында халыкның үтенечен канәгатьләндерү өчен Ибәтуллинга "Газель" бирелде. Әлеге маршрут тулы куәтенә эшли дип мактанып булмый. Әллә халык бер авылдан икенчесенә автобус белән барырга теләмичә, 40 градуслы эсседә юл читендә транспорт көтеп басып торуны кулайрак күрәме, әллә мондый автобусның барлыгын белмиләрме... Автобус Шүширмәдән иртәнге 07.30 сәгатьтә китә, Кайбычтан 11.00 сәгатьтә кузгала. Әлеге маршрут әйбәт кенә эшләп китсә, Колаңгы станциясендә поезддан тө­шү­че пассажирларны каршы алу өчен дә, башка кечерәк торак пунктларга да автобус маршрутлары ачу күздә тотыла. Нинди генә транспорт чарасына утырсалар да, пассажирларга хәвеф-хәтәрсез, имин юллар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч муниципаль районы башлыгы

2
X