Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борындыкта яшәүче Мөнирә әби котлаулар кабул итте

Ай буе диярлек саран гына елмайган кояш та бу көнне нурларын мулдан сипте. Гүя ул да Мөнирә апаның туган көне икәнен белеп, үзе дә кояш сыман ягымлы, тирә-юньдәгеләргә җылы өләшеп яшәүче әбекәйне әнә шулай тәбрик итте. Борындыкта яшәүче тыл хезмәтчәне Мөнирә Вәлидованы 90 яшьлек юбилее белән кояш кына түгел, балалары,...

Барлык чордашлары кебек, Мөнирә әби дә сугыш елларының авыр йөген үзенең нәфис иңнәрендә күтәрә, ул йөк онытылмаслык булып аның хәтер сандыгында урын алган.
- Илгә сугыш афәте килгәндә, миңа нибары уналты яшь иде. Салтыйган ягында окоп та казыдык без, Суслонгер урманнары кисәргә дә туры килде, үгез җигеп җирен дә эшкәрттем, - дип хатирәләрен яңартты Мөнирә Вәлидова. - Өч ел элек мәрхүм булган Габдрахманым белән бик матур яшәдек, өч кызыбызны тәрбияләп үстердек. Төрлесен күрде безнең башлар: ачлыгын да, ялангачлыгын да, ләкин бүгенге көнемә шөкер итеп, кызым Динә тәрбиясендә яшим.
Кече кызы Динә апа, әнисен карарга дип, Волжск шәһәреннән махсус кайт­кан. Мөнирә апаның уртанчы кызы Зөлфия күрше Апас районының Ындырчы авылында, олысы Миләүшә Төмәндә яши. Әбекәйнең бүгенге көндә алты оныгы, алты оныкчыгы бар.
- Туган авылыма бераз соңрак кайтырга планлаштырган идем, ләкин әниебезне матур юбилее белән котлап шатландырасым килде. Шуңа күрә алдан хәбәр итмичә генә ерак шәһәрдән кайтып төштек менә, кадерле кешебезгә сюрприз ясадык, - диде Миләүшә апа. - Әниебез һәрвакыт шулай сөенеп, саулыкка туенып яшәсен иде!
Изге теләкләрне авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев, секретаре Рамилә Җамалиева, ветераннар Советы рәисе Равил Бикмуллин да җиткерде.
- Иң хәерлесе сиңа исәнлек-саулык булсын, Мөнирә апа! Балаларыңның менә шулай кайтыр урыннары булсын, ә сиңа аларны бүгенгедәй елмаеп каршы алырга язсын! - диде Равил абый.
Бу көнне тантаналы миссияне башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров үтәде. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның изге теләкле, ихлас рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды һәм:
- Олы юбилеегыз белән сезне, Мөнирә апа! Алга таба да якыннарыгызның җылысын һәм ихтирамын тоеп, авырмыйча яшәргә язсын! - диде.
Әбекәй һәр теләк саен "Амин!" дип торды.
- Рәхмәт, барыгызга да, сезнең һәммәгезне дә киләсе туган көннәремә көтеп калам! Иң мөһиме - илләр-көннәр тыныч булсын! - диде ул.
Теләкләрегез кабул була күрсен иде, Мөнирә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев