Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәрлебашы мәктәбендә спортзал төзүгә район бюджетыннан 4 миллион сум акча бүлеп бирелде

Узган гасырда ук - 38 ел элек төзелеп, 1992 елда янкорма салынган Бәрлебашы мәктәбе шушы көнгә кадәр бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән. Быел коллективны бәхет басты: мәктәпне ремонтлау өчен республика бюджетыннан 3 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Уку йорты утыз ел элек төзелгән мәктәпләргә ремонт үткәрү программасы нигезендә төзекләндерелә.

Мәктәптә хәзер ремонт тулы куәтенә ба­ра: түбә­сен профнастилга, тәрә­зә­ләрне пластикка алыштырганнар, стенаны тышкы яктан штукатурлыйлар. Төзүчеләр җы­лы­ту системасын, идән, түшәм­не яңартачак, санузел да булачак, эчке як стенаны гипслы картон белән тышларга җыеналар. Капиталь ремонтны Олы Кайбычтан Равил Җәлә­лиев җитәкчелеген­дәге җәмгыятьнең Магомед Мамедов төзелеш бригадасы алып бара.

- Мәктәбебез нык искер­гән иде инде. Кышкы салкыннарда ташкүмер ягып кына җылытып та булмый иде. Яңартылган мәк­тәп газ белән җылытылачак. Балаларны спортка тарту буенча да мөм­кинлекләребез чикле булды. Спортзал - безнең уку­чыларның күптәнге хыя­лы иде инде ул. Ниһаять, хыяллар тормышка ашачак: аны төзүгә район бюджетыннан 4 миллион сум акча бүлеп бирелде. Озынлыгы 17,5 метр, киңлеге 8,5 метр зурлыкта булачак спорт залының нигез ташлары салынган, стенасын да өя башладылар. Әлбәттә, бу үзе дә шушы мәктәптә укып чыккан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның туган авылының киләчәген кайгыртуы нә­ти­җәсе дә. Чөнки моңа ка­дәр ремонт турында күп­тән сүз алып барсак та, боз урыныннан кузгамады. Мәчет яныннан мәктәпкә кадәр юл салынуын да авыл халкы шатланып кабул иткән иде, - ди Бәрлебашы төп мәктәбе директоры Сергей Лазарев.

- Безнең бригада спорт залының стенасын өя башлады. Мәк­тәп эчен ремонтлау өчен шушы көннәрдә тагын дүрт кешелек бригада киләчәк. Төзелеш эшләрен яңа уку елы башланганчы тәмамларга тиешбез. Максатыбыз - ремонтны сыйфатлы итеп алып бару, - ди­де Әзербайҗаннан ук килгән төзелеш бригадасы бригадиры Магомед Мамедов.

Бәрлебашы мәктәбе укучылары яңа уку елын яңар­тылган белем йортында башлап җибәрер дип әй­тергә тулы нигез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәрлебашы мәктәбендә спортзал төзүгә район бюджетыннан 4 миллион сум акча бүлеп бирелде