Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч урманнарында учак ягу тоела

Башкарма комитет җитәкчесенең урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турындагы карары чыкты. Кызу һава саклану сәбәпле, урманнарда янгын чыгу куркынычы артты.

- Бу чорда урманнарда учак кабызу, чүп-чар, коры үлән ягу тыела, - дип киңәшен бирә Кайбыч районының янгын күзәтчелеге буенча тикшерүчесе Илшат Шәфигуллин.

Балаларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотарга кирәк­леген барыбыз да белә. Сүндерелмичә җиргә ташланган тәмәке төпчеге дә куркыныч тудыра. Әмма бу кагыйдәләрне онытып җибәрүчеләр дә бар шул әле. Урманнарны саклауның ничек оештырылуы турында белешү өчен без Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы директоры Илгиз Хаффазов белән элемтәгә кердек.

- Безнең карамакта 25 гектар мәйданда урман бар, аларга ун урманчы хезмәт күрсәтә. Аларның берсенең дә аты юк, шуңа күрә җирле җитәкчеләр ярдәменнән башка бу кадәр мәйданны контрольләп бетерү мөмкин түгел. Татарстан Министрлар Кабинетының 2013 елның 20 июнендәге карарында урманнарны ян­гыннардан саклауда барыбызга да бурычлар билгеләнгән. Урманнарда бергәләп рейдлар үткә­рергә, су, техника, янгын очракларында урман янындагы авылларда яшәүчеләргә хәбәр итү өчен тавыш сигнализациясе булдыру мәсьәләләрен бергәләп чишәргә тиеш без, - диде Илгиз Хаффазович.

Карарда авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятиеләре җитәкчеләренә су белән тәэмин итү чыганакларын, беренчел янгын сүндерү кирәк-яраклары булдыруны контрольдә тоту һәм башкалар йөклә­нә. Боларның барысы да урманнарда янгын чыгу очракларын киметергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч урманнарында учак ягу тоела