Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычлылар – наркотикларга каршы

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы район мәдәният бүлекләренә яшьләр арасында "Наркотикларсыз тормыш" акциясе үткәрү тәкъдиме белән чыкты. "Шуны истә тотып, безнең бүлек хезмәткәрләре Ленар Баһавиев, Рафаэль Нигъмәтуллин һәм Фәнил Җамалетдинов район авыллары клубларында әлеге темага яшьләр белән әңгәмәләр, җырлы-биюле уеннар, дискотека үткәрә", дип хәбәр итте безгә мәдәният бүлеге...

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы район мәдәният бүлекләренә яшьләр арасында "Наркотикларсыз тормыш" акциясе үткәрү тәкъдиме белән чыкты.


"Шуны истә тотып, безнең бүлек хезмәткәрләре Ленар Баһавиев, Рафаэль Нигъмәтуллин һәм Фәнил Җамалетдинов район авыллары клубларында әлеге темага яшьләр белән әңгәмәләр, җырлы-биюле уеннар, дискотека үткәрә", дип хәбәр итте безгә мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова. Егетләр Кече Кайбыч, Чүти авылы мәдәният йортларында булырга өлгергән. 23 июньдә Мәлкидә, 24ендә - Федоровскоеда, 26сында - Морза Бәрлебашында булачаклар. Әлеге чарага 27 июньдә - Яшьләр Сабан туенда нәтиҗә ясалачак. Анда да уеннар, концерт, дискотека оештырыла. Уеннарда актив катнашучыларны бүләк­ләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев