Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайбычта көзге чакырылышта армиягә китүче егетләр белән очрашу булды

Россия Кораллы Көчләре сафларына язгы һәм көзге чакырылыш башлангач, районда армиягә китүче егетләр, аларның әти-әниләре белән очрашу үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Бу көздә дә узды андый җылы очрашу.

Бүген-иртәгә армиягә китүче егетләрнең йөзләрендә җитдилек, әти-әниләренең дә дулкынланулары сизелеп тора. Чөнки аерылышу һәрвакыт моңсу ул, әмма бер ел вакыт сизелмичә дә узып китәр. Илләребез тыныч булсын да, егетләргә хәрби бурычларын тыныч шартларда узарга язсын. Көзге чакырылышта Кайбычның 29 егете солдат шинеле киячәк. Аларның беренче партиясе хәрби частьларына барып җитте инде. - Югары уку йортында белем алдым, шуңа да армия сафларына үз яшьтәшләрем белән китә алмадым. Безне шулай тантаналы төстә озатуларына шатланам, бу күңелдә озак сакланыр, - диде Иске Чәчкаб авылыннан Аяз Нигъмәтҗанов. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин булачак солдатларга хәер-фатихасын бирде: - Армиядә хезмәт иткәндә Кайбыч егетләре дигән исемне горур йөртегез. Сез - ата-бабаларыгыз традицияләрен дәвам итүчеләр. Бабаларыгыз Бөек Ватан сугышы елларында илебезне сакласа, кайберләрегезнең әтиләре, абыйлары Әфганстан, Төньяк Осетия, Чечняда хәрби бәрелешләрдә катнашкандыр.Булачак солдатларга - хәерле юл, әти-әниләргә сабырлык телим, - диде ул. Симәкидән Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Зайцев егетләрнең чын патриотлар булуын теләде. Алар үзләре, илгә авырлык килгән чакта, бомбалар, снарялар шартлавы астында Ватан сагында торган. Бу очрашуга әфган җирендә интернациональ бурычларын үтәүчеләр - Надеждинодан Виктор Ветлугин, Олы Подберезьедан Владимир Зяблов, Кече Мәмедән Сергей Охотников, Ульянководан Виталий Калашников, Кыр Буасыннан Валерий Поляков, Мәлкидән Станислав Маланьев, Багайдан Юрий Шулаев һәм Олы Кайбычтан Алексей Русов та чакырылган иде. Аларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Апас, Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр төгәлләнүенә 25 ел уңаеннан чыгарылган истәлекле медальләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев