Мәктәп музее – тәрбия учагы
Үсеп килүче буынның мәдәнияткә, район, туган авыл тарихына булган зур кызыксынуы үткәннәрне яңача уйларга тырышуын раслый. Бу шартларда музейларның роле аеруча арта.
Мәктәп музейлары балаларда һәм үсмерләрдә укуга, белемгә кызыксыну уяту, аларда кече Ватаннарына карата мәхәббәтне, аның үткәненә хөрмәтне арттыру өчен оештырылган. Хәтерсез - тарих юк, тарихсыз - мәдәният, кешесез - халык юк. Музейлар мәктәптә тәрбия эшенең үзәге, гомуми мәгариф процессының аерылгысыз буыны булып тора. Ул туган якны өйрәнү буенча белемнәрне арттыра, укучыларга гражданлык-патриотлык тәрбиясе бирә. Музейга ярдәм итү Советы тарафыннан 2010-2013 елларга кабул ителгән музей үсеше программасы укытучыларның бердәм эшчәнлегенә һәм Ватан алдында җаваплылык тоючы патриотлар тәрбияләүгә шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Эзләнү, фәнни-тикшеренү эше балаларда зур кызыксыну уята. Алар якташлары, Советлар Союзы Герое А.Е.Кошкин турында мәгълүмат туплый. Укучылар Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераннары, авылның, районның атаклы кешеләре турында хәбәрдар булырга тиеш. Без Бөек Ватан сугышы ветераннары Д.Шадрин, Г.Быков, С.Артамонов, П.Петухов белән тыгыз элемтәдә торабыз, аларны мәктәпкә чакырабыз, әңгәмәләр оештырабыз, видеоязмага төшерәбез. Ветераннар ярдәме белән "Хәтер" китабы чыгардык. Бу безнең өчен кадерле китап. Чын патриот тәрбияләүнең тагын бер формасы - батырлык дәресләре. Безнең бу юнәлештә дә бай тәҗрибәбез бар. Укучылар Бөтенроссия, республика, район конкурсларында катнашу өчен тыл хезмәтчәннәре белән дә очраша. Бөек Җиңүнең 65 еллыгында җиде укучы РФ Оборона министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 9 класс укучысы Анна Каретина "Кем Ватанын коткарган, шул үлемсез!" дигән темага тикшерү эше үткәрде. Анда ул үз гаиләсенең җиңүгә керткән өлеше хакында язды, бу эше белән мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары район семинарында чыгыш ясады, республика конкурсында катнашып, Мактау кәгазенә лаек булды.
Сугыш тәмамланганга 66 ел узды. Аның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кешеләр әле дә исән. Ачлык, ялангачлыкны кичергән сугыш чоры балалары да алар арасында. Сугыш әтиләрен генә түгел, бала чакларын да тартып алган. "Кайнар нокта"ларга эләккән авылдаш егетләр дә игътибардан читтә калмый. "Вакыт безне сайлады" исемле стендта аларның кыюлыгы, батырлыгы һәм намусы данлана.
Ветеран укытучылар турында мәгълүмат, халык авыз иҗатын җыю, туган якның тарихы, этнографиясе, бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, риваятьләр буенча да эзләнү эше бара. Мәктәп музее укучыларда тикшеренү активлыгын, иҗади фикерләүне үстерергә, һөнәр сайларга булыша.
Мәктәбебез музеенда әйтерсең лә тарих үзе тупланган. Экспонатларга бай ул. Шуңа да мәктәбебез укучылары гына түгел, авылдашларыбыз да анда яратып килә. Авылыбыз турындагы бай материал тарих белән кызыксынучыларда аеруча зур кызыксыну уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев