Автор автор яңалыклары
-
Федоровское авылы халкы фельдшерлар хезмәтеннән канәгать
Фельдшер- акушерлык пункты эшчәнлеген бәяләү буенча Федоровское авылы халкының фикере бертавыштан булды. Төрле йортларда булганнан соң, "Медицина хезмәткәрләре игътибарлылар, яхшы мөгамәләле, "Афәрин", "Көндез дә, төнлә дә киләләр", "Зарлану гөнаһ", - дигәнне ишеттем. Шул сүзләрдән соң, аларның сәламәтлеген саклаучылар белән ничек танышмаска ди инде. Ак халатлы ягымлы хатын-кыз, таныш булмасак та,...
-
Олы Урсаклылар данлыклы якташларын кабат искә алды
Кайбыч районының Олы Урсак авылында чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Биредә мәктәп укучылары командалары катнашында шушы авылда туып үскән, озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны, авылны үстерү өчен зур эшләр башкарган Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә чираттагы ярыш үтте.
-
Кайбычта самбо буенча узган районара ярышта кемнәр җиңгән?
Күптән түгел спорт комплексының көрәш залында Кайбыч, Апас һәм Буа районнары командалары катнашында, кызлар һәм малайлар арасында самбо буенча районара ярыш булды.
-
Борчак ашы, салат һәм вафли белән чәй. Тикшерүчеләр Олы Кайбыч мәктәбендә төшке аштан авыз итте
Мәктәпләрдә укучыларны ашатуның сыйфаты белән танышалар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, баш табиб Гөлнара Сафиуллина һәм баласы мәктәптә белем алучы Венера Зиннәтуллина Олы Кайбыч мәктәбе ашханәсендә булдылар.
-
Сөтне ничек арттырырга? Хуҗа Хәсәндә узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды
Авыл хуҗалыгы тармагында малларны кышлату бара. "Дубрава" җәмгыяте фермаларында терлекчелек продукциясе җитештерү күләмен ничек арттырырга? Хуҗа Хәсәндә филиаллар директорлары, управляющийлар, терлекчелек белгечләре катнашында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды.
-
Юстиция полковнигы Руслан Җәләлиев гражданнарны кабул итә
Агымдагы елның 1 мартында Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы Руслан Җәләлиев гражданнарны кабул итә. Кабул итү 10.00 сәгатьтә башлана. Адрес: Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 70 йорт. Алдан язылу өчен телефоннар: 8(84379) 22-4-97, 22-1-44.
-
2018 елда Татарстанда 297 ятим бала тораклы булачак
Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 355 миллион сум акча бүленгән.
-
Яшь кайбычлылар Россиянең тулы хокуклы гражданнары булдылар
Районыбызның Галия Кайбицкая исемендәге музейда Россиянең яшь гражданнарына тантаналы төстә төп документ - паспортлар тапшыру күркәм традициягә әйләнде. Аның чираттагысы 28 февральдә үтте. Бу көнне районыбызның 9 укучысы Россия Федерациясе гражданины паспортын алды.
-
“Кайбыч таңнары” газетасы призына чаңгы эстафетасы ярышы үткәрелә
"Кайбыч таңнары" газетасы призына быелгы 23 нче чаңгы эстафетасы ярышы газетаның 85, Бөек Җиңүнең 73 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелә.
-
Бәли авылында яшәүче фермер бабалары һөнәрен дәвам итә
Владислав Гурнович -Бәли авылында ит һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнүче Кайбыч фермерларының берсе. Казан шәһәрендә төзелеш өлкәсендә эшләгән җиреннән авылга күченеп кайтуына һәм шәһәр кешесе өчен бөтенләй ят тармак - терлекчелек белән шөгыльләнә башлавына дуслары, якыннары гына түгел, хәтта үзе дә гаҗәпләнеп куя кайчак.
-
2018 елда Татарстанда күп балалы 45 гаилә торак алачак
Бу максатларга республика бюджетыннан 150 миллион сум акча бүленгән.
-
2018 елда Татарстанда 67 яшь гаиләгә торак алырга ярдәм күрсәтеләчәк
2017 елда 61 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү өчен 55,2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.
-
Буа дәүләт драма театры артистлары Олы Кайбычта спектакль куйды
Олы Кайбыч мәдәният йортында концерт-спектакльләрнең тынып торганы юк. Үзебезнең район талантлары да, күрше районнар үзешчәннәре дә, Казаннан килүче профессиональ артистлар да еш чыгыш ясый анда.
-
Кайбыч ир-егетләре 23 февраль уңаеннан бассейнда йөзде
Кайбычта 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оешмаларда эшләүче ир-егетләр, 8 Мартта хатын-кызлар арасында бассейнда йөзү буенча ярыш үткәрү матур гадәткә әйләнде.
-
Кайбыч ветераннарына медальләр тапшырылды
Ватанны саклаучылар көне алдыннан районыбыздагы барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына "Кораллы Көчләргә 100 ел" истәлек медальләре тапшырылды. Бу медальгә районыбыз авыларында яшәүче 14 сугыш ветераны һәм мәктәпләрдә тормыш иминлеге нигезләре фәненнән белем бирүче тугыз педагог лаек булды. Ветераннарга әлеге медальләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өйләренә илтеп тапшырды.