Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч районы механизаторлары печәнгә төшәргә әзер

Басуларда күпьеллык үләннәр өлгереп килә. Безнең механизаторлар печәнгә төшәргә әзер инде. Терлек азыгы урып- җыю техникасын да күптән әзерлек сызыгына куйдылар. Шулай да печәнгә төшәр алдыннан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы фәрманы белән һәр елны техника энә күзеннән үткәрелә. Бездә үзара тикшерү министрлыкның терлекчелектә нәсел эше буенча баш...

Үзара тикшерү "Заволжье" җәмгыятенең Мөрәле филиалыннан башлады. Биредә техниканың әзерлеге белән җәмгыять директоры урынбасары Ильяс Габбасов, баш инженер Александр Тутаев таныштырды. Хезмәтләре уңай бәяләнде. "Яңа юл" хуҗалыгы да яшел уракка чыгарга әзер. "Алтын кырлар" җәмгыятенең Ульянково филиалында, "Гөбенә" агрофирмасының Мәлки филиалында техника паркы куәтле. Комиссия рәисе механизаторлар белән очрашуында техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү кирәклегенә басым ясады.

-- Ел саен кыр эшләре вакытында механизаторларның саксызлыгы нәтиҗәсендә үлем очракларына юл куела. Кеше гомере иң кадерлесе икәнлеген истән чыгармасагыз иде. Кайбыч басуларында күпьеллык үләннәр өлгергән. Яшел уракка 1 июньдә керешәсез икән. Шуннан соңга калсагыз, печәннең туклыклылыгы, сыйфаты кими бара. РФ авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Николай Федоров быелгы елны "Сыйфатлы терлек азыгы хәзерләү елы" буларак игълан итте, - диде ул.

-- Сабантуена кадәр без һәр агрофирмада 1-2 сенаж базын тутырырга тиешбез. Моның өчен күәтле техникалар, хезмәт сөючән, тырыш ир- егетләребез бар, -- диде Альберт Илгизәрович.

Ә үзара тикшерүдә мөмкин булган 130 баллдан шул кадәр балл туплый алган "Гөбенә" агрофирмасына җиңде. Лидердан бер баллга гына калышкан "Заволжье", "Алтын кырлар" җәмгыятьләре -икенче, "Яңа юл" өченче урынга чыкты. "Чекмарев" крестьян фермер хуҗалыгында башкарасы эшләр шактый әле. Хуҗалык җитәкчесе Федор Чекмарев әйтүенчә, ягулык- майлау материаллары да яшел уракны башкарып чыгарга җитми. Шулай да, район башлыгы бу проблема хәл ителәчәген, барлык хуҗалыкларда техниканы әзерлек сызыгына куюда катнашкан механизаторларга рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы механизаторлары печәнгә төшәргә әзер