Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч районында 7000 гектарда уҗым культуралары, 3000 гектарда күпьеллык үлән басулары тукландырылды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, язгы кыр эшләре оешкан төстә бара. 23 апрельгә район буенча барлыгы 7000 гектарда уҗым культуралары, 3000 гектарда күпьеллык үлән басулары тукландырылды.

Планда каралган 56410 гектар мәйданның 17500 гектары тырмаланган, шул исәптән уҗым культуралары - 4500, күпьеллык үлән басулары - 6500, туңга сөрелгән һәм пар җирләре - 6500 гектар. Игенче- механизаторларыбыз 1000 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчәргә өлгергән. Уҗым культураларын тукландыруны "Яңа юл" хуҗалыгы төгәлләгән, "Заволжье" һәм "Гөбенә"дә бу эш 75- 74 процентка башкарылган. Күпьеллык үлән кырларын "Зур Колаңгы" җәмгыяте тулысынча башкарган. Яңа юллылар уҗым культураларын, күпьеллык үлән басуларын, туңга сөрелгән һәм пар җирләрне тырмалау эшен дә төгәлләгән. "Заволжье" җәмгыятендә 175 гектар мәйданда сабан бодае, 135 гектарда арпа чәчәргә өлгергәннәр. "Гөбенә"дә 240 гектарда арпа, 40 гектарда борчак чәчүгә ирешкәннәр. Район буенча эш темплары көннән-көн арта бара. Механизаторларыбыз язгы кыр эшләрен кыска срокларда, сыйфатлы итеп башкару өчен тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыр эшләре көндәлеге