Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Республика бәйгесендә

Бу атнаның сишәмбесендә Бөгелмә районындагы "Бөгелмә нәсел предприятиесе" җәмгыятендә дуңгызларны ясалма орлыкландыру технологларының республика бәйгесе узды.

Бәйгене ачу тантанасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм министрлыкның терлекчелектә нәсел эше предприятиесе директоры Илсур Закиров бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде. Бу бәйгедә "Гөбенә" агрофирмасының Хуҗа Хәсән дуңгыз фермасы мөдире, ясалма орлыкландыру технологы Сергей Шупшин да катнашты һәм бүләккә лаек булды.Ул анда "Эмбрион" җәмгыяте җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин белән барды. Республиканың төрле төбәкләреннән кил­гән 19 технолог теоретик һәм практик белемнәрен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры “Гөбенә” “Эмбрион”

2
X