Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек – табышлы тармак

Район хуҗалыкларында малларны кышлату уңышлы бара. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган саннар сөйли.

Терлекчеләр мөгезле эре терлекләрнең санын 223 башка арттырды. Аларның 131е "Гөбенә" агрофирмасына, 66 сы "Чекмарев" крестьян-фермерлык хуҗалыгына туры ки­лә. Гөбенәлеләр агымдагы елның ике аенда барлыгы 405 баш бозау алган. Бу узган елның шул ук чорына караганда 22 башка күбрәк. Маллардан үсеш алуда да бу агрофирма алдынгылар сафында. Алар ел башыннан мөгезле эре терлекләрдән 809 ар грамм үсеш алуга ирешкән. Мө­гезле эре терлекләрдән ел башыннан тулаем алынган үсеш - 1214 центнер. "Кайбычагрохимсервис" җәмгыятенең Зур Колаңгыдагы хуҗалыгында үсеш 923 граммга җиткән. Әмма "Чекмарев" крестьян фермерлык хуҗалыгында ул 289 граммга кимрәк.

Ел башыннан районда җитештерелгән 3375 цент­нер итнең дә 1449 центнеры гөбенәлеләр өлешенә туры килә. "Алтын кырлар, "Заволжье" җәм­гыятьләрендә дә бу юнәлештә нәтиҗәле эшлиләр.

Хуҗалыклар кассасына көн саен табыш китерүче тармак - сөтчелек. Бу елның узган ике аенда районда барлыгы 32452 центнер сөт җитештерелгән. "Гөбенә"дә ул - 13275, "Алтын кырлар"да - 9897, "Заволжье"да - 6851, "Чекмарев"та - 1112 центнер. Аларның барысында да узган елгыдан яхшырак эшлиләр. Сөтнең товарлылыгы - 88 процент. Җитеште­рел­гән сөтнең сыйфатына аеруча зур игътибар бирелә. Мисал өчен, "Гө­бе­нә", "Алтын кырлар", "Заволжье" агрофирмалары сөтне бары югары сыйфатлы итеп тапшыра. "Яңа юл" җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгында барлык сатылган сөт­нең 37 проценты югары сортлы булса, 63 проценты беренче сортка туры килә. Ә "Чекмарев"та йөз процент беренче сорт бе­лән саталар.

Хәзерге вакытта барлык хуҗалыкларда да малларны кардаларда ашату оештырылган. Белгечләр әйтүенчә, яхшы сыйфатлы азык кышлату чорына җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек