Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле визит белән Кайбычка килде

20 мартта ТР Премьер- министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров эшлекле визит белән районга килде.

Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров каршы алды. Кунаклар "Заволжье", "Алтын кырлар", "Гөбенә" агрофирмаларының терлекчелек тармакларында малларны кышлату барышы белән танышты, Чүти авылында Рафаэль Щукинның гаилә фермасында булдылар. Министр кайбычлыларның терлекчелек тармагындагы хезмәтенә уңай бәя бирде, алдагы эшләрендә уңышлар теләде. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов Марат Әхмәтов эшлекле визит белән Кайбычка килде