Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Язгы чәчү буенча Кайбыч алдынгылар сафында

Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә бара.ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында да Кайбычның алдынгылар сафында булуы турында мәгълүмат бар.

Игенче- механизаторларыбыз 10094 гектар мәйданны биләгән уҗым культураларын тукландыруны тулысынча төгәлләде. 10094 гектар мәйданны тәшкил иткән уҗым кырларының 99,3 проценты, күпьеллык үлән кырлары тулысынча, 34327 гектарда туңга сөрелгән һәм пар җирләренең 27000 гектары тырмаланган.

Быел район буенча планда каралган 28029 гектар мәйданда сабан культураларының 9800 гектарында эш башкарылган. Шул исәптән, сабан бодае - 4200, арпа - 2800, борчак - 600, шикәр чөгендере - 200, солы - 200, азык культуралар - 1800, берьеллык үләннәр - 1800 гектар мәйданда чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язгы чәчү буенча Кайбыч алдынгылар сафында