Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

«АВАНИ, ТУС!», «СӘЛАМ, ДУСТЫМ!»...

Табигатьнең сихри почмагындагы яшел тугайда татар һәм чуваш халыкларының милли киемнәреннән киенгән балалар әйлән-бәйлән әйләнә, дуслык, тынычлык, бәхетле балачак турындагы җырларын урман шавы еракларга тарата. Ике республикадан җыелган укучылар бер-берсе белән татар, чуваш, рус телләрендә аралаша. Чувашлар татарча аңлый, безнекеләр - аларча, аңламаганнары Пушкин телендә сөйләшә.

Мәктәп автобуслары укучылар, кунакларны урман аланына ташып бетерүгә, тантаналы линейкага тезелделәр. Өч мәктәптән дә алдынгы укучылар Татарстан һәм Чувашия гимннары яңгыравы астында ике республика байракларын күтәрде. Тынычлык билгеләре - ап-ак күгәрченнәрне һавага очырдылар. Туган ил, торган җир өчен горурлык хислә­ре, патриотизм әнә шулай тәрбияләнә бездә.

- Татар, рус һәм чуваш балаларының Дуслык һәм шатлык көнендә бүгенге очрашуын Татарстан, Чабасксар, Мәс­кәү телевидениесе аша бөтен Россиягә халыклар дуслыгының чын үрнәге итеп күрсәтәсе иде. Татарстан Һәм Чувашстан җирендә яшәүче төрле милләт вә­килләрнең дус-тату гомер кичерүе илленче тапкыр үткәрелүче шушы очрашуда ачык чагыла.Үзем дә миңа ике яшь чагында нигез салынган бу бәй­рәмдә ел саен диярлек катнашып үстем. Шуңа да кадерле бу бәйрәм, - диде Чувашиянең халык язучысы, Починок Әнәле авылында туып-үскән Валерий Тургай Дуслык аланына җыелган балаларны тәбрикләү чыгышында.

Сүз безнең районның Чүти һәм Чувашия Республикасының Комсомол районындагы Починок Әнәле, Янтик районының Кушъелга мәктәп­ләре укучыларының 19 майда, элекеге пионер оешмасы ту­ган көнендә уза торган бәйрәме турында бара. Шушы өч мәктәп коллективының бер-берсе бе­лән очраша башлавына быел нәкъ 50 ел икән инде. Ике республика аша агучы Гөбенә елгасы буенда узучы чара, чиратлашып, әле Чүтидә, аннан соң Кушъелгада, өченче елны Починок Әнәледә үтә. Ел саен шулай кабатлана. Быел ул Починок Әнәледә узса, Чүти мәктәбе укучылары чуваш дусларын кунакка икенче елга чакырачак.

Ярты гасырлык тарихы булган очрашуда балаларның шатлыгын район башлыгы урынбасарлары, педагогик хезмәт ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары да уртаклашты. Безнең районнан анда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Венера Сафиуллина катнашты.

Кунаклар арасында өлкән яшьтәге ике ханымга игътибар иттем. Шушы дуслык көненең беренче оештыручылары Альбина Лебедева белән Нина Зайцева булып чыкты алар. Икесе дә мәгариф ветераннары, Починок Әнәле мәктәбендз эшлә­гәннәр.

- "Пионер" сүзе тарихка кереп кал­са да, 1922 еның маенда оешкан Пионер туган көнен дә быел бергәләшеп илленче елын билгеләп үтәбез. Туксанынчы еллар ахрында әлеге оешма таркалды, әм­ма өч мәктәп барыбер очраша. Бу бәйрәмнең буыннардан-буыннарга күчә баруы бик шатлыклы. Хә­зер балалар саны азрак, элеккеге елларда анда бик күп укучылар очраша иде, - диде Альбина Григорьевна.

Әйе, бүген экстремизм очракларына юл куелган заманда укучыларда бер-береңә, төрле милләт вәкилләренә карата хөрмәт уятучы мондый чараларның тәрбияви роле бик зур. Шушы бәйрәмдә бер сәхнәдә чыгыш ясаган, спорт уеннарында катнашкан, уртак табын артында бер-берсенең милли ризыклары белән сыйланган, дуслык учагы кабызган Диләрә, Язгөл, Айдар, Марат, Илзирә, Саша, Коля, Катяларның үскәч тә бердәм булачакларына шик юк. Балачакта башланган дуслык ныклы була бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «АВАНИ, ТУС!»