Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Бер очрашу – үзе бер гомер

"Әлләри-гөлләри, аягымда сандали. Сандали түгел, пима - яшь күңелемне тыйма!" дип җырлаган ансамбльгә кушылып моңланганда, кичәгә килгән өлкәннәрнең күңелендә яшьлек хатирәләре яңарды булса кирәк.

Казаннан килгән кунаклар - җырчы Гүзәл Маликова җитәкчелегендәге ве­тераннар ансамбле чы­гышы Кошман мәк­тәбенә Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә җыелган әби-бабайларны җырлатты да, елатты да. Кемдер яшь, гайрәтле чагын искә алды, кемнеңдер бакыйлыкка күчкән якын кешеләре күз алдыннан узды, кайберәүләр бүгенгесе өчен сөенеп, картлык кө­нендә ялгыз булмауларына шатланды кебек. Бу ки­черешләр кычкырып әйтелмәде, билгеле. Барысы да ак-пакь яулыклы әби­ләрнең, түбәтәйле бабайларның йө­зендә, күз­ләрендә чагылды...

Әлеге буынга сугыштан соңгы авыр елларда җи­гелеп эшләргә, берничә үз­гәреш чорын кичәргә туры килгән шул. Язмыш җилләре сынаганда да сынмаган-сыгылмаган өлкәннәребезнең кайберләренә әле бүген дә борчу-мәшәкатьләр белән яшәргә туры килә. Бигрәк тә ялгызларга авыр. Бераз гына игътибарлырак булып, кирәк чакта ярдәм кулы сузсак - өлкән буынга рәхмәтебезне җиткерү шул буладыр...

Безнең әби-бабайлар әле бүген дә сер бирми. Оныкларын, якыннарын кайгыртып яши бирәләр. Әнә, Наилә апа Яруллина бәйрәм белән котларга килгән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Шакировны БДИ тапшыру турындагы соравы белән таң калдырды. Хәер, араларында олы яшьтә булып та, күңел халәте бе­лән 18 яшьлектәй булганнары байтак. Ансамбль артистлары белән кушылып вальс биегәндә, зә­лидә әйләнгәндә кан басымы да, буыннар сызлавы да сизелми, күрәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X