Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Бердәмлек һәм дуслык бәйрәмендә

Узган атнаның җомгасында Мөрәле авыл җирлегендә беренче тапкыр авыл көне үткәрелде. Ул Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елына багышланган иде.

Авылның тарихи урыннарына читтән торып экскурсия үткәрүдән тыш, авылның мәртәбәле өл­кән­нәрен, 50 елдан артык бергә иңне-иңгә куеп яшәгән парларны, тырыш хезмәтләре белән үз тө­бәкләрен данлаган игенчеләр, укытучылар, медицина хезмәткәрләрен олы­ладылар. Авыл мәдә­ният йорты каршында урнаштырылган сәхнәгә авылда төпләнеп калган иң яшь гаилә - Мифтаховларны, биш ул үстерү­че Гөлия һәм Альберт Билалиевлар гаиләсен чакырдылар. Илшат һәм Рәзилә Мифтаховлар бәй­рәмгә күптән түгел туган кечкенә кызлары Ралина белән бергә чакырылган иде. Бәләкәч "Авылдагы иң яшь кеше" номинациясендә махсус бүләккә лаек булды. Бәй­рәмдә чыгыш ясаган "Кайбычагрохимсервис" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Фәргать Сибгатов, Мөрәле төп мәктәбе директоры Лилия Минһаҗева мондый чараларның кече ватанга мәхәб­бәт тәрбияләүдә, үсеп килүче буында патриотик рух уятуда, бердәмлекне ныгытуда мөһимлеген билгеләп үттеләр. Район мәдәният йортыннан кунакка килгән Светлана Зыядиева, Ләйсән Шамилеваларның җырлавы тамашачы күңеленә хуш килде, район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге оештырган гер күтәрү буенча ярышта да, дискотекада да катнашырга теләүчеләр күп булды. Явып торган яң­гыр да бәйрәмдә катнашучыларның күңелен тө­шермәде, берәүнең дә, хәтта өлкәннәрнең дә тиз генә кайтып китәсе килмә­де, бәйрәм төгәллән­гән­че, салютны көтеп тордылар. "Авыл көне" бәйрәмен оештырганы өчен авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллинга, авыл китапханәчесе Миләүшә Әхмәтовага, бәйрәмнең иганәчесе - "Заволжье" җәмгыятенә зур рәхмәт­ләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбычагрохимсервис” Мөрәле авыл җирлеге

2
X