Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Иске Тәрбит авыл җирлеге үзешчәннәре онытылып баручы тула басу күренешен сәхнәдә куйды

Оста да соң җыр-биюгә, җор сүзгә Иске Тәрбит авыл җирлеге үзешчәннәре! Әнә Мәлкидәге күп функцияле үзәктә керәшеннәрнең борынгыдан килүче гореф-гадәтләрен, инде тарихка гына кереп калган тула басу күренешен ничек оста итеп күрсәтте алар. Барлык тамашачы шаккатты!

"Әй, чабата, тула оек", - дип җырлаганнарын ишет­кәнебез булса да, тула басканнарын күргәнебез юк иде әле. Иске Тәрбитнең сәнгать яратучы осталары, өлкән буыннан сораштырып, шул күренешне сәхнәләштергән.

- Мин үзем 18 ел клубта эшләдем, шул елларда апалардан өйрәнеп, тула басуны сәхнәдән халыкка күрсәткән идек. Хатирә­ләр­не яңартып, фольклор буенча районда игълан ителгән бәйгегә кабат шу­ны сайладык, чыгышыбызны яңа җырлар белән баеттык, - диде чараны оештыруда башлап йө­рү­челәрнең берсе, "Сәү­дияр" ансамбленең оста җырчысы Роза Ананьева.

- Ветераннар арасында игълан ителгән "Балкыш" республика фестивале кысаларында да әзер­ләндек бу фольклор бәй­гесенә, - дип сүзгә кушылды ветераннар Советы рәисе Галина Се­менова.

"Безнең әле җырлап яшәр чаклар" дигән фольклор чыгышларына бик җитди әзерләнеп килгәннәр. Сәхнә элеккеге авыл йортын хәтер­ләтә: өй түрендәге сандык өстенә чигүле япма җәйгәннәр, аның өстендә ап-ак тышлы чигүле мен­дәрләр. Бәби бишеген дә түргә элгәннәр, стена тулы үзләре чиккән сөлгеләр. Үзешчәннәрнең сәхнә киемнәре дә - элеккеге елларда, яшь­ләр, әби-бабайлар кигән милли кием­нәр. Ә туланы, зур өстәл артына утырып, бергәләп җырлый-җырлый бастылар:

Сездә тула басалармы, дусларым,

Бездә тула басалар.

Өзелеп сайрый сандугач.

Сездә ничек, бездә шулай, дусларым,

Җырлап күңел ачалар,

Өзелеп сайрый сандугач...

Эш беткәч, уйнарга ярый, дигәндәй, соңыннан бергәләшеп табын артына утырдылар. Соравыл клубы мөдире Мария Ямщикова пешергән коймак, "Гөбенә" агрофирмасының Иске Тәрбит филиалы бухгалтеры Любовь Тимофееваның боткасы, ветеран-укытучы Людмила Степанованың балчык чүлмәк­ләрдәге сырасыннан авыз иттеләр, авыл фельдшеры Галина Медова пирог салган. Алар, шулай ук авыл җирлеге бухгалтеры Раиса Иванова, китапханәче Лариса Васильева, Соравыл клубы җыештыручысы Людмила Ефремова, ветеринария фельдшеры Светлана Тякмаковалар элеккеге керәшен җы­р­­ларын башкарды. Егетләр дә кушылды. Гармунчы Михаил Герасимов, комбайнчы-пенсионер Петр Русов, авыл җир­леге башлыгы Виталий Тимофеев, янгын сүндерү депосы начальнигы Сергей Тимофеев, янгын сүн­де­рүче Радислав Давыдов, төрле эштә эшләүче Владимир Федоров, Соравылдан агрофирма эшчесе Михаил Сидоров, такмак әйтешеп, кара-каршы биеде. Чыгышлары тәмамлангач, тамашачыларны да биеттеләр.

Районның халыкка мәдә­ни хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фатыйма Сә­ми­гуллина, режиссер Ләй­сән Шамилова, методист Наталия Баһавиева Иске Тәр­бит үзешчәннәре чыгышына югары бәя куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбит авыл җирлеге үзешчәннәре Мәлкидәге күп функцияле үзәк тула басу күренеше