Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Мәлкидә Ватан сугышы каһарманнарының якты истәлеген кадерләп саклыйлар

Бөек Җиңү көне уңаеннан Мәлкидә оештырылган тантана вакытында инде чәчләренә чал кунган, җитди йөзле бер абзыйга игътибар иттем. Ватан өчен һәлак булган авылдашларының якты истәлегенә кулган һәйкәл яныннан әллә ничә әйләнде ул. Әле анда язылган фамилияләрне күздән йөртеп чыга, күз карашы кайберләре тирәсендә озаккарак туктала. Я, читкәрәк китеп, һәйкәлне ерактанрак...

- Кызым, бу һәйкәлне 1967 елда, Җиңүнең 22 еллыгында ачтылар. Яу кырында һәлак булган авылдаш солдатларның исем-фамилияләрен анда мин язган идем. Әтием Василий Иванович та яу кырында мәңгелеккә ятып калды, аның исемен язганда аеруча дулкынландым. Ул вакытта мин Мәлки мәктәбендә хуҗалык мөдире булып эшли идем. Мәктәп директоры Иван Ильяков шушы һәйкәлне ачу өчен бик тырышып йөрде. Хезмәт укытучысы Николай Назаровның да ярдәме зур булды. Укытучылар һәлак булганнарны барлады, исемлеккә керми калучылар да булды, шуңа да аны берничә тапкыр яңартырга туры килде. Беренче митингта халык бик күп иде. Ветераннарның да күбесе исән иде, - диде Александр Васильевич, хатирәләргә бирелеп.

Әнә шул елдан Мәлкидә 9 май көне шушы һәйкәл янында уза башлый. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының безнең газетага кушымтасыннан укып белдем: СССРда бәйрәм 1945 елда гамәлгә кертелгән, әмма 1947 елдан башлап ул эзлекле рәвештә билгеләп үтелмәгән һәм эш көне дип саналган. Тәүге мәртәбә Җиңү көне ике дистә ел узгач- 1965 елда гына зурлап билгеләп узыла башлый. Шәһәр-авылларда һәйкәлләр төзелә башлау да шул елларга туры килгән.

- Мин Мәлки мәктәбендә җыештыручы булып эшләдем. Әле дә хәтеремдә: сугышта һәлак булучыларның исемлеге коридорда эленеп тора иде, - дип сүзгә кушылды Александр Васильевичның тормыш иптәше Мария Васильевна.

Авыл җирлеге секретаре Альбина Шпакова һәйкәлдәге исемлекне узган ел Канашта яңартулары, анда фронттан кайткач вафат булган ветераннарның да исемнәрен кертүләрен әйтте:

- Сугыштан Кырбаш белән Мәлкидән 251 ир-ат кайтмаган. Ә 190нының гомере тыныч тормышта өзелгән. Аларның барысы да ил азатлыгы өчен көрәшкән. Шуңа да тарих елъязмасына барысының да исемнәре кереп калырга тиеш.

Мәлкидә Ватан сугышы каһарманнарының якты истәлеген әнә шулай кадерләп саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлкидә Ватан сугышы каһарманнарының якты истәлеген кадерләп саклыйлар