Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Җырлыйбыз да, биибез дә

Борындык авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланга­н "Ана назы - ул мәңгелек" дип исемләнгән­ бәйрәм кичәсе уздырдык.

Бәйрәм концертын мәдәният йорты җи­тәкчесе Ләлә Ярхәмова белән бергәләп оештырдык. Концертта авылыбызны­ң үзешчәннәр­е дә, балалар да бик теләп катнашты, алар гүзәл затларны күтә­рен­ке кәеф, җыр-моң белән бүләклә­де. Бәйрәм кичәсен бишек янында сабыен тирбәтеп йоклатучы ана (Алсинә Ти­мершина)­ башлап җибәрде.

Концерт­ны мәктәп директоры Рамил Гәрәфиев һәм авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев алып барды. Шулай ук алар бергә дуэт та башкарды. Моңлы тавыш ияләре Гөлнара Хәйруллина­, Алия Ярхәмова, Ландыш Нигъмәтулл­ина, Ләлә Ярхә­мова, Рамил Гәрәфиев, Алмаз Гай­нетдино­в башкаруынд­агы җырлар халык күңеленә хуш килде. "Шатлык"­ бию төркеменең (җитәкчесе­ Рузалинә Нигмәтҗано­ва) "Барбарики­", "Самовар" ­биюләрен, "Татар егет­ләре",­ кызларның "Гөл­ләр" төркеме (җитәк­чесе­ Гөлнара Хәйрул­ли­на­) җырларын халык яра­тып кабул итте. Ләлә Ярхәмова, Алсинә Тимершина һәм Алмаз Гайнет­дино­в куйган "Табиб янында" дигән скетчны караганда рәхәтләнеп­ көл­деләр. Алмаз Гайнет­дино­в үзенең биюләре белән сәхнәдә генә тукталып калмады, аска тө­шеп, халыкны да биетте. Ике сәгатькә якын дәвам иткән концертны яратып карадылар,­ үзеш­чән ар­тистларн­ы алкыш­лар­га­ күмделәр. Тамаша залы халык бе­лән тулы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык авылы мәдәният йорты

2
X