Кайбыч мәдәният йортында укытучыларының һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан зур тантана узды
Әлеге бәйрәмгә барлык мәктәпләрдән дә балаларга белем һәм тәрбия бирүче педагоглар, хезмәт ветераннары чакырылган иде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында укытучыларның хезмәтенә югары бәя бирде, яшь буынны тәрбияләүдә, ныклы белем бирүдә киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләде. Хезмәтендә аеруча уңышларга ирешеп эшләгән педагогларга хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да коллегаларына җылы теләкләрен җиткерде. Бәйрәм чәчәкләргә дә, бүләкләргә дә бай булды.
Бәйрәмдә укытучылар үзләре дә концерт куйды, танылган эстрада җырчысы Чулпан Йосыпова иң матур җырларын бүләк итте, җырчы Ирек Галиев чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев