Муллык алып килгән көз
Элек-электән әби-бабаларыбыз көзне фасылын байлык-муллык фасылы дип атаган. Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгылардан килә. Әнә шул гореф-гадәтләрне яңарту максатында Кошман авылы мәдәният йортында бәйрәмуздырылды.
Уңыш бәйрәмендә уңган хуҗабикәләр яңа уңыштан камыр ризыклары әзерләп, бер-берсен кунак иткән. Электән үк Кошман халкы юка пешерү белән дан тоткан. Туй мәҗлесе, бәби туе, Коръән ашларында табын түрендә һичшиксез шушы ризык урын алган. Әле хәзер дә биредә бер генә бәйрәм дә юкасыз үткәрелми. Мәдәният йорты мөдире Мәдинә Фатыйхова билгеләгәнчә, аның рецептын китаптан яки интернеттан табармын димә - пешерү серләрен авылдагы өлкән буын гына тәгаен белә, нәселдән-нәселгә тапшыра. Кошманның уңган аш-су осталары Флера Мотыйгуллина, Лира Шәйхетдинова һәм Роза Дәүликамовалар сәхнә түреннән бу серләрнең беразын тамашачыларга да җиткерде. Ризыкның атамасы кайдан килеп чыгуын, юка пешергәндә нинди утын файдалануларын, иң мөһиме - камырга ниләр салынуын башка авыллардан килен булып төшкән яшь-җилкенчәккә бик теләп сөйләделәр. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырышлыгын данлап, Язгөл Фатыйхова белән Илсөяр Уразова моңлы җырларын башкарды. Үзе дә уңган хуҗабикә Мәдинә Фатыйхова Уңыш бәйрәменә килгән һәркемне мул табын артында таба ашларыннан авыз итеп, чәй эчәргә чакырды. Җырлы-моңлы көзге бәйрәм авылдашларның күңеленә бик тә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев