«Сугышның һәр көне үзе батырлык ул»
Быел соңгы совет сугышчысының Әфганстан чигеннән чыкканына 25 ел булды. Шул уңайдан район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ерак Әфганстан җирендә гомерләре өзелеп калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булганнар хакында кичә үткәрде.
"Чорлар җиле ташларны да уя, тик мәңгелек - хәтер кыясы!", - дип исемләнгән очрашуга Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина житәкчелегендәге 10 класс укучылары һәм Әфганстанда солдат бурычын намус белән үтәгән Фидаил Сибгатуллин белән Илһам Сафин чакырылган иде.
Еллар үтү белән тарихның күп кенә истәлекле даталары хәтердән җуела дисәләр дә, егерменче гасырның иң фаҗигале һәм канкойгыч, 9 елдан артыкка сузылган әфган сугышы әле тиз генә онытылмас. Шушы сугышта безнең районнан 68 солдат катнашкан, шуларның 4 се үлеп калган. 18-19 яшьлек егетләрнең моңарчы күрмәгән тау-ташлар арасындагы канлы бәрелешләрдә ватаннарына тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газизләрен мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышы.
Хәрби бурычларын үтәгәндә гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган Мәлкидән Валерий Волков, Олы Тәрбиттән Владимир Драндров, Кошманнан Мансур Миңнуллин, Борындыктан Рамил Мөхәммәтҗановларны бер минут тынлык белән искә алдык. "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", - дигән борынгылар. Әфган сугышында гомерләре өзелүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без.
Кичәбезгә чакырылган әфганчылар солдат хатирәләре белән уртаклашты, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерде. Берсеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде.
Элеккеге солдатлар безгә әфган халкының совет сугышчыларына мөнәсәбәте хакында да сөйләде.
Армиягә 1985 елның көзендә Морза Бәрлебашы авылыннан чакырылган Фидаил абый Әфганстанда автобатальонда шофер булып хезмәт итә. Таулардагы бормалы юллардан сугыш кораллары, азык-төлек ташучы машиналар колоннасын һәрдаим куркыныч сагалый.
- Әфган сугышчылары беренче һәм соңгы машинага атарга тырыша иде. Уртада калучы машиналар шулай тозакта кала. Бер ел һәм 10 ай дәвам иткән хезмәтем дәверендә юлда төрле хәлләрне күрергә туры килде. Баштарак курку хисе булса да, аннары ияләшәсең икән, - диде Фидаил абый ул елларга әйләнеп кайтып.
Ә менә Илһам абый Әфганстанда данлыклы десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Таулар арасында хәрәкәт итүче колонналарны дошманнан саклау аларның төп вазифасы була.
- Әгәр шоферларга сезне бүген десантчылар саклый, дисәләр алар бик куана һәм безгә ышанып, тыныч күңел белән юлга чыга иделәр, - ди Илһам абый.
Тумышы белән Иске Чәчкаб авылыннан булган Илһам абыйның Әфганстанга җибәрелүен әтисеннән кала беркем дә белми. Улын Апас военкоматына кадәр озата килгән әтисе дә серне башкаларга чишми. Канкойгыч сугыштан килгән хатларында Илһам абый, әнисен, якыннарын борчуга салмас өчен, үзен Үзбәкстанда хезмәт итәм дип яза торган була.
Очрашу барышында әфганчылар төрле сорауларга җавап бирде: сезгә, гади солдатларга, Әфган сугышының максатын ни дип аңлаттылар, тыныч халык белән ничек аралаштыгыз, бәрелешләрдә катнаштыгызмы, дусларыгыз арасында үлүчеләр булдымы?..
- Фәлән кеше бик герой булган икән, төрле батырлыклар эшләгән, әнә теге абый сугышта булса да герой түгел, дип беркайчан да уйламагыз, балалар, - диде Илһам абый укучыларга мөрәҗәгать итеп. - Сугышта катнашкан солдатның анда үткәргән һәр көне үзе бер батырлыкка тиң ул!
Нинди хаклык бу сүзләрдә. Чынлап та, нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Очрашуга килгән сугышчы-интернационалитслар хөрмәтенә гитарада уйнап җырлаган Илгиз Насыйров чыгышында да чагылыш тапты батырлык темасы.
Ватанны саклау гомер-гомергә ир-егетләрнең бурычы булган. Әфганчылар хөрмәтенә үткәрелгән бу кичә мәктәп укучыларында патриотик хисләр уяткан дип ышанасы килә. Киләчәк көннәребез тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев