Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Зур Урсак Сабантуенда Илһам Кәримов “Буян” кушаматлы атта барыннан да җитезрәк булды

Зур Урсакта милли бәйрәм авыл уртасына ясалган мәйданда гөрләде.

Авыл халкын бәйрәм бе­лән котлап чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин, "Заволжье" җәмгыятенең Зур Урсак филиалы управляющие Фирдүс Әшрәфуллин иң изге теләкләрен җиткерделәр. Илдус Гайнуллин филиалның егерме елдан артык эш стажы булган алдынгы савымчысы Гөл­фәния Миңнуровага район башлыгының Мактау кәгазен тапшырды.

Мәйдан уртасында филиалның иң уңган механизаторлары, терлекчеләре, белгечләре хөрмәт­лән­де. Аннан соң халык уеннары, авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт, төрле спорт ярышлары башланды. Оештыручылар һәр уенда, бәйгедә җиңүчеләрне ачыклап, бүләкләрен тапшыра бар­ды. Бәйрәмне үткәрү­дә илебезнең төрле тө­бәкләрендәге якташлары, авылда яшәүче уннан ар­тык кеше спонсорлык ярдәме күрсәткән. Аларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сабан туеның иң мавыктыргыч мизгеле - ат чабышыдыр, мөгаен. Биредә биш ат җитезлектә көч сынашты. Шулай да "Буян" кушаматлы атта Илһам Кәримов барыннан да җитезрәк булып чыкты. Фирнат Вәлиев "Карач" та икенче, "Лачын" да Фәрит Камалетдинов өченче урынны яулады.

Мәйдан уртасындагы ке­ләмдә укучылар арасында көрәш башланды. Шак­тый бил алышкач, Рөстәм Зәйнуллин җиңүгә иреште. Икенче урынны Ранис Хәялиев алса, өченче урын Казан шә­һәреннән кунакка кайткан Илнур Вәлиевка бирелде.

Ир -егетләр арасында да көрәш кискен барды. Ярышны алыр баручы хөкемдар Рамил Нуриев җиңүчеләрне гадел билгеләде. Сабантуеның абсалют батыры булып Илнар Хәсәнов калды. Аңа төп приз - тәкә тапшырылды. Призлы урыннарга чыккан башка кө­рәш­челәр дә бүләксез калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Урсак Сабантуе