Ана – шәфкать диңгезе
Хатын-кызның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге роле, аналарга йөкләнгән җаваплылык, аларның рухи һәм физик сәламәтлеге, киләчәк көне турында сөйләшү, фикер алышу максатыннан, район социаль яклау бүлеге һәм "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге Зур Урсак урта мәктәбендә "Ана - шәфкать диңгезе" темасына түгәрәк өстәл уздырды.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган әлеге чарага Зур Урсак мәктәбендә белем алучы укучыларның әниләре чакырылган иде. Иң элек мәктәп директоры Вәлиев Рифат Газизович әниләрне, укытучы хатын-кызларны һәм укучы кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итте. Аннары укучылар бик матур, эчтәлекле концерт куйды, әниләренә изге теләкләрен теләп, бүләкләрен тапшырды.
Түгәрәк өстәлнең икенче өлеше исә рәсми төстә үтте. Бүген балалар үстерү җиңел түгел, тормыш сынаулары көн саен чыгып кына тора. Әмма хатын-кыз, әни буларак, ул сынауларны җиңәргә үзендә көч һәм кодрәт, сабырлык һәм түземлек табарга тиеш. Әти-әниләрнең хокуклары, бурычлары булган кебек, балаларның да хокуклары зур, шул ук вакытта ата-анага җаваплылык йөкләнә. Дәүләт тарафыннан балалы гаиләләргә билгеле бер ярдәм күрсәтелә.Очрашуда әлеге ярдәмне алу, ягъни бала пособиесе, күп балалы гаиләләргә бирелүче субсидия- льгота түләнү тәртибе турында сөйләнде. Алга таба "Бала тәрбияләү элек һәм хәзер" дигән темага сөйләшү булды. Сөйләшү барышында хезмәт тәрбиясенең йогынтысы һәм балаларда җаваплылык хисе булдыру мәсьәләләре күтәрелде.
"Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мәктәп һәм гаиләнең өстенлекләре" дигән темага мәктәп директоры Рифат Вәлиев чыгыш ясады. Ул ата-аналар белән үткәрелүче чаралар хакында сөйләде, балалар тәрбияләгәндә кулланылырга тиешле алтын кагыйдәләрне атады.
Балаларга тәрбия бирүдә диннең дә әһәмиятле роль уйнавын онытмаска кирәк. Нәкъ менә шуның өчен дә түгәрәк өстәлгә Зур Урсак авылы мәчетенең имам-хатыйбы Рәфыйк Зарипов чакырылды. Ул исламда хатын-кызның роле, балаларга дини тәрбия бирү, аларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, начар гадәтләрне - алкоголизм, тәмәке тарту, наркоманияне, фахишәлекне булдырмау хакында сөйләде.
Әйе, чыннан да соңгы елларда әлеге чирләр, аеруча хатын-кыз алкоголизмы, киң колач җәя, нәтиҗәдә, әлеге хатын-кызларның балалары кыенлык кичерә. Ана кеше үзенең балалары өчен җаваплылык тоеп яшәсен, ялгыш адымнар ясаудан саклансын иде. Очрашу башыннан ахырына кадәр шундый теләкләр белән сугарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев