Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Бәрлебашы укучысы ветеран бабасы турында яза

Сугыш һәрбер йортка үтеп кергән. Безнең гаилә дә аннан читтә калмаган.

Дәү әтиемнең абыйсы Чыңгызхан Ибәтуллин да сугышта катнашкан. Хәзерге вакытта безнең арада булмаса да, без аны көн дә искә алабыз, хатирәләребезне яңартабыз.

Чыңгызхан абый 1925 елның 27 декабрендә Бәрлебаш авылында туа. Бу вакытта аның әтисе, минем Гайсә бабам, Кошман мәктәбендә укыткан. Укымышлы, телгә оста, зирәк бабамнан гыйлемлелек улларына да күчә. Чыңгызхан да укырга-язарга бик иртә өйрәнгән. Гайсә бабай бу елларны инде туган авылында укыткан. Мәктәп күршедә генә була. Улын да гел үзенә ияртеп кергән, ә Чыңгызхан абый бабамның дәресләрен тыңлап утырган. Башлангыч мәктәпне тәмамлап, Олы Кайбыч мәктәбенә укырга керә. Сигез сыйныф белем алгач, Яшел Үзән шәһәренә һөнәр училищесына укырга китә.

Сугыш чорында авыл тормышының бөтен михнәтен кичерергә туры килгән. Озак та үтми, олы абыйсы Габдулланы сугышка алып китәләр. Ул яу кырында ятып кала. Аның хатлары да безнең гаилә архивында саклана. Чыңгызхан абыйны 1943 елда 16 яшендә сугышка алып китәләр. Ерак Көнчыгышка озаталар аны.

Меңләгән башка совет солдатлары кебек, ул да илебезне саклый, дошманнарга каршы көрәшә. Җиңү көнен якынайту өчен бар көчен куя, белемен җигә. Җиңүне ул Монголиянең Баян-Тумэн шәһәрендә каршы ала. Туган авылы Бәрлебашына 1947 елда кайта. Авылдашлары белән сугыш елларында какшаган авылларын тернәкләндерергә керешәләр: күпер салалар, фермаларны, йортларны төзекләндерәләр.

- Балачагым авыр елларга, яшьлегем сугыш чорына туры килеп, хезмәтем җаваплы һәм катлаулы булса да, үтелгән юл үкендерми, чөнки мин кешеләргә кирәкле булып яшәдем, - дип әйтә иде Чыңгызхан абыем.

Җиңүнең 70 еллыгы узып китте. Еллар үткән саен, ветеран әйткән сүзләрнең мөһимлегенә төшенәм. Әйе, сүзләре генә кала шул, ә үзләре... ә үзләре китеп бара. Сугыш ветераннары сафлары бик сирәгәйде. Ә без алар алдында бурычлы, түләп бетерә алмаслык бурычлы. Нәселем дәвамчысы буларак, киләчәк өчен мин дә җаваплы. Киләчәктә күкләребез аяз, тормышларыбыз түгәрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәрлебашы укучысы ветеран бабасы турында яза