Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Даниял Җамалова: «Ак фәрештә булып керә төшләргә»

Мин 1959 елда Кайбыч районы Шүширмә авылында туып-үстем. Хәзерге вакытта Сургут шәһәрендә яшим. Бу хатымда туган авылымда фельдшер хезмәтен башкарган, тирән хөрмәткә, зур рәхмәтләргә лаек булган Нурсәйдә апа Ганиева турында сөйлисем килә.

Нурсәйдә апаның безнең арадан бакыйлыкка күчүенә күп еллар узса да, аны авылда искә алмаган кеше юктыр. Ул 1929 елның 3 гыйнварында, элек Буа районына, хәзер Апаска кергән Чирмешән авылында якты дөньяга аваз салган. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлап, Буа медицина училищесына укырга керә. Диплом алгач, Кайбычның Федоровское авылындагы сырхауханәгә шәфкать туташы булып эшкә килә.

Мондагы хезмәтен яратып башкарса да, аны Борындык авылына шәфкать туташы итеп эшкә жибәрәләр. Монда эшләгәндә, Нурсәйдә апа Шүширмә авылы егете Мәсхүт Ганиев белән таныша. Озак та үтми, ул Ижау шәһәренә фельдшерлыкка укырга китә. Аннан кайткач, Мәсхүт абыйга тормышка чыга. Нурсәйдә апаның тормыш юлы шушы авылда фельдшер хезмәтен башкарып үтә. Эшен ярата, бөтен күңелен биреп башкара ул.

Үземне хәтерли башлаганнан бирле, мин тамак авыруы ангина белән еш авырдым. Нурсәйдә апа, дару тутырган чемоданын тотып, тәүлегенә икешәр тапкыр килә иде. Көнне, төнне белмичә, һәрвакыт ярдәмгә ашыкты. Төнлә каты авыручыларны, иртәнгә калдырмыйча, үзе транспорт табып, Федоровскоедагы участок больницасына алып китә иде. Фельдшерның авылдагы барлык тракторчыларга, шоферларга сүзе үтте. Аны хөрмәт иткәнгә күрә, берсе дә «Юк, бармыйм!» дип әйтми иде. Нурсәйдә апага еш кына авылда бала таптырырга да туры килде. Ул үзе дүрт балага гомер бүләк итте. Шуңа карамастан, эшенә тугры булды, бер генә авыручыга да бармыйча калмады.

Шүширмә халкы хәзер дә, ак халатын киеп, чемоданын тотып Нурсәйдә апа төшләренә керсә, тереләбез дип юрый. Медицина хезмәткәрләре көне якынлашкан көннәрдә язылган шушы хатым Нурсәйдә апага дога булып барып ирешсен, рухы шат булсын иде. Яраткан хатыным Фәүзия дә — шәфкать туташы. Ак халатлы һөнәр ияләренең барысына да авыр эшләрендә уңышлар юлдаш булсын.
                                                                                                                                                                                                                                                  Даниял Җамалов, Шүширмә-Сургут

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев