Китап – зур хәзинә
Моның шулай булуын безгә кечкенә чакта әти-әниләребез, мәктәптә укытучы апа-абыйларыбыз төшендереп килде.
Безнең буын китап укып, аны яратып үсте. Мәктәптә укыган чакта күршедә генә булган китапханәнең ишеген ябып тормый идем. Нинди генә мәгълүмат кирәк булса да, иң беренче китапка мөрәҗәгать итәм. Интернет та бар, югыйсә. Тик нигәдер китаптагы сүзләр, киңәшләр, мәгълүмат төгәлрәк, тулырак тоела миңа. Үзең эзләп тапкан белем дә кыйммәтлерәк, аны бер дә югалтасы килми.
Хәзер дә китапханәгә еш киләм мин. Китапларны күргәч, Әбүгалисинәдәй, бер тылсым иленә кергәндәй булам. Никадәр гәҗит, журналлар, матур-матур, бай эчтәлекле китаплар үзләренә чакырып тора. Китапханәдә эшләүче кызлар да үз эшләренең осталары. Мәктәпләр белән берлектә эшлиләр алар. Әле күптән түгел генә үткән "Теле барның иле бар" шигырь бәйрәме - моның ачык мисалы. Балаларда китапка мәхәббәтне бергәләп эшләгәндә генә тәрбияләп була хәзерге техника заманында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев