Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Олы Подберезьеда серле күл барлыгын беләсезме?

Районыбызда яшәүчеләр арасында да Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә ял итүчеләр, диңгез, елга-күлләрендә коенып, табигате белән хозурланып кайтучылар бар. Әмма күбесе аннан кайткач, безнең як табигатенә җитми инде, ди.

Әйе, чыннан да туган ягыбызның табигате матур, һавасы чиста. Безнең районда да табигать һәйкәлләре күп. Апас һәм Кайбыч районнары чигендә урнашкан Олы Подберезье авыл җирлеге территориясендә Олы күл бар. Күлдән көнчыгышка таба Каргалы авылына барып чыгасың. Олы күл барлыкка килүе буенча кызыксыну уята. Ул известь токымын юу нәтиҗәсендә барлыкка килгән, аңа кушылучы сулыклар юк, җир асты чыганаклары ярдәмендә тулылана. Хәтта җәйнең бик эссе көннәрендә дә бу күлнең суы бик салкын була. Аның озынлыгы - 170, киңлеге - 150 метр. Тирәнлеге исә дүрт метр, иң тирән урында җиде метрга кадәр җитә, өслегенең мәйданы - 1,8 гектар, зурлыгы - 60 мең квадрат метр. Күлнең суы яшкелт төстә, аның яктылык үткәрү сәләте 90 сантиметр. Олы күл төбәк әһәмиятендә сакланучы табигать объектларына карый, сулык 1978 елдан Татарстан Республикасының Табигать һәйкәлләре рәтенә кертелгән һәм Татарстан Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644нче карары белән төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле дип танылган. Барлык табигать объектлары, шул исәптән Олы күл дә, сакчыл караш таләп итә. Ә табигать байлыкларына зыян китерүчеләр - кешеләр үзләре. Әйдәгез, туган җиребезне саклыйк, экологиянең чисталыгы өчен бергәләп тырышыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Подберезьеда серле күл барлыгын беләсезме?