Салтыйган авылы истәлекләре
Салтыйган авылында Җәмигъ мәчете 1861 елда рөхсәтсез төзелә. Төзелешкә Диния Нәзарәте 1888 елның 28 июлендә рөхсәт бирсә дә, Хөкүмәт каршы килгән. Бары тик Хәялетдин Мусин, Сәлахетдин Нәҗметдиновлар тырышлыгы белән 1900 елда, Гыймран Гыйльманов тыкшынуы сәбәпле, 1905 елның 27 декабрендә "Приговор" оештырыла. Ульянково волосте старшинасы Федор Калашников та анда катнаша. Мәчетне...
Салтыйган авылында Җәмигъ мәчете 1861 елда рөхсәтсез төзелә.
Төзелешкә Диния Нәзарәте 1888 елның 28 июлендә рөхсәт бирсә дә, Хөкүмәт каршы килгән. Бары тик Хәялетдин Мусин, Сәлахетдин Нәҗметдиновлар тырышлыгы белән 1900 елда, Гыймран Гыйльманов тыкшынуы сәбәпле, 1905 елның 27 декабрендә "Приговор" оештырыла. Ульянково волосте старшинасы Федор Калашников та анда катнаша. Мәчетне мәхәлләгә (398 ир, 330 хатын-кыз) бирү сорала һәм гыйбадәт кылуга рөхсәт таләп ителә.
Приговорның дөреслегенә Ульянково волосте старшинасы ярдәмчесе Федор Калашников имзасын һәм волость мөһерен куйган.
Мәчетнең ныклыгын губернаның төзелешләр бүлеге инженеры 1906 елның 20 маенда тикшереп китә һәм ... "в полне пригодным для богослужения в нем" - дип җитәкчелеккә язып бирә. 1906 елның 10 июлендә мәчет ачарга һәм мәхәллә төзергә Указ чыга. Шулай итеп, 45 елдан соң гына мәчеттә гыйбадәт кылу губерна тарафыннан рөхсәт ителә.
Бу приговорга кадәр дә үтенеч күп булган. Шуларга тукталыйк әле.
1903 елның 2 июнь көне белән имзалап Татар Наратлы мулласы Ногман Монасыйпов Оренбург Магомитонский Духовный собраниесенә, алар хатына җавап итеп, Салтыйган авылында 203 ир 156 хатын-кыз яшәгәнлеген хәбәр итә.
1903 елның 13 ноябрендә Зөя өязенең 2 нче приставы мәчет төзү өчен урын карарга килә. Әмма инде 15 ел элек үк мәчет төзелгәне ачыклана. Хикмәтулла Төхвәтуллин, Садыйк Хөснетдинов, Вәлиулла Әюпов, Сибгатулла Төхвәтуллин, авыл старостасы Хисаметдин Самитов җавапка тартыла. Рөхсәтсез төзелгән мәчет хуҗасын табып халык, Хөкүмәт аны гаепләргә тиеш, дип тикшерү катгый куела, ләкин исемлеккә кертелгәннәрнең берсенең дә мәчет төзүдә катнашмаганлыгы ачыклана.
Әмма полицейский идарәсе 1889 елда Казан округ суды тарафыннан Вәлиулла Ибраһимов эшләткән мәчет гамәлгә кертелмәгәнлеген, 1900 елның 21 февралендә мәчет ишекләренең мөһерләп ябылганлыгын, гаепле Вәлиулла Ибраһимовны 1073 маддә нигезендә, нигәдер, хөкемгә тартылмаганлыгын документлар арасыннан актарып чыгара. Янә дә тагын бер сәбәп - 35 йорт хуҗасы чукындырылганнар исәбендә, 39 гына мөселман булып саналганлыктан, өяз идарәсенең 1904 елның 26 маенда 1702нче Указы нигезендә мәчет төзү, яңа мәхәллә оештыру Салтыйган авылы халкына рөхсәт ителми. Хикмәтулла Төхвәтуллин, авыл старостасы Хисаметдин Самитов Указны кул куеп ала һәм халыкка хәбәр итәргә ризалык бирә.
1904 елның 20 июнендә халык кабат җыелып, приговор үткәрә һәм Казан Хрестиондин Консисториясенең каршы килүе билгеләнә. Казан губерна идарәсенә алар үз фикерләрен җиткерәләр. Анда түбәндәге сүзләр бар:
"На отношение, от 4 марта 1904 года за №809, Духовная Консистория имеет честь увидомить Губернское Правление, что устройство новой Соборной мечети в деревне Салтыгановой, где вместе с моголитанами живут и старо-крещенные татары, является крайне нежелательным, так как сооружение здесь мечети, как и вообще в селениях, где вместе с татарами-магометанами живут татары-христиане, - не только составило одно из самых сильных препятствий для успехов православной миссии, но и усилить в старо-крещенных татарах, склонных к отпадению, охлаждение к христианству. Четыре подписи".
1905 елның 25 апрель көнендә Казан губерна идарәсенә Салтыйган авылы халкы исеменнән Гыймран Гыйльманов хаты җиткерелә. Анда Хөкүмәт телиме, теләмиме, халык мәчеткә киләчәк һәм гыйбадәт кылачак, дигән сүзләр языла. Алар 27 апрельдә "рөхсәт ителми", дигән справка бирә.
Бу авылның инсафлы бер кешесен искә алу кирәктер, дип уйлыйм. Хәер, алар күп булган, ләкин Бикмуллин Ярулла аерым урын алып тора. Ульянково волосте әгъзасы Салтыйган авылында туган, гаиләсендә алты кеше булган. 1873 елда крестьян гаиләсендә дөньяга килгән ул. Аның анкетасыннан күренгәнчә, (НАР.ФР.5852 оп.5Л.д.56) аклар, кызыллар сугышында катнашкан. Ульянково волостендә 1923 елның 19 июленнән рәис хезмәтен башкара башлый. Дин эшләрендә Хөкүмәт даими рәвештә аны бетерү сәясәте иңдергәндә (1923-1930) дә аңа шул хезмәтендә калырга туры килә. Мөселманлыкка турылыклы кешеләргә 1925-1927 елларда мәчетне бирсәләр дә, анда Бикмуллин Ярулланың имзалары куелса да, төп Хөкүмәт сәясәте татарларның дингә бирелүенә каршы төшкән.
Мәчет төзүгә каршылыклы язмалар да булган. Шуларның берсенә күз салыйк. "В Казанское Губернское Правление Оренбургского Магометонского Духовного Cобрания
Рапорт
... Что по мнению Д.С. разрешение постройки новой соборной мечети в деревне Салтыганово представляется необходимым, за неимением в названной деревне мечети.
26 января 1903 года № 4339. Член Фахрутдин Терегулов, Б.Мутин".
Ләкин Зөя өязе полиция идарәсе өяз идарәсенә: "Приговор дөрес түгел, язылган 55 гаилә, ә дөреслектә 52", - дип рапорт бирә. "Анда керәшеннәр дә бар. Төзергә ярамый". Яңадан 52 гаиләдәге йорттан 42 ир исеменнән приговор 1903 елның 20 маенда төзелә. Наданнар өчен Хикмәтулла Төхвәтуллин, Ибраһим Мөхәмәдиев, Зарифулла Вәлиуллин кулларын куялар. Ләкин тагын түрәләр каршылык күрсәтәләр. Элек "Татар Наратлы" авылы мәхәлләсенә кергәнсез, аларның ир затлары исемлеген дә бирегез", - диелә. Анысы да үтәлә. Анда 65 гаиләдә 206 ир яшәгән исемлек бирелә.
Ульянково волосте старшинасы Сергеев имзасы белән Салтыйганда "55 татар гаиләсендә 209 ир кеше яшәгән" исемлек кабат бирелә.
"В Казанское Губернское Правление.
На отношение, от 4 марта сего года за № 809, Духовная Конеистория иметь честь уведомить Губернское Правление, что устройство новой соборной мечети в деревне Салтыганово, где живут и старо-крещенные татары, является крайне". Чөнки 1744-1762 елларда чукындырылган халыкның бер өлеше яңадан мөселманлыкка кайтудан куркып, рөхсәт булмаган.
Әлбәттә, мәчет анысы 45 ел буе гыйбәдәтсез тормаган. Яшертен генә булса да, бәйрәм вакытларында 18 чакрым ераклыкта урнашкан Татар Наратлысыннан указлы мулла ХIХ гасыр ахрында килгәләп йөргән. Метрика китабы төгәл рәвештә тәртиптә торган. Инде мәхәллә төзергә рөхсәт булгач, Ногман Монасыйп улы Индюковның 37 яшьлек улы Батыр Гәрәй чакырыла. Югарыда күрсәтелгән исемлекне яңача теркәп "Приговор" әзерләнә. Авыл старостасы Хисаметдин Самитов, волость старшинасы Сергеев кулларын, печать куялар.
Батыр Гәрәй (03.07.1869) дүрт класслы Казан училищесын 27.04.1894 елда тәмамлый. Казан шәһәренең дүртенче таш мәчет указлы мулласы Ибраһим Закир улы Халитов Батыр Гәрәйнең аңарда укып ислам динен үзләштерүе турында язма рәвешендә фатихасын 1901 елның 5 мартында тапшыра.
Зөя полиция идарәсенә Батыр Гәрәйгә Оренбург Диния нәзарәте тарафыннан бирелгән таныклыкның 1902 ел 10 июнь көнендә Казанда булган янгында юкка чыгуы турында Зөя өязе приставына гариза бирә.
Туган таныклыгы (03.07.1869 ел) Әҗәле волосте Татар Наратлысы указлы мулласы Ногман Монасыйп улы Индюков тарафыннан аның улы Батыр Гәрәйнең шул ук авылдан булуын язып бирелә.
Казан губерна идарәсенә бирелү өчен Зөя өязе Әҗәле волосте тарафыннан Батыр Гәрәйнең 1903 елның икенче яртыеллыгыннан Ульянково волосте "Салтыйган" авылына күчерелүе, 1890 елдан хәрби вазифасыннан коткарылуы турында аңа удостоверение бирелә. Инде бөтен шушы документлар теркәлгәч, 1906 елда ноябрьнең 2 нче көнендә Салтыйган авылы крестьян һәм мулласы булып Батыр Гәрәй Индюков император Николай Александрович исеменә "Ямиян вәгъдәсе" (Клятвенное обещание) бирә. Бу тантанада Кече Шырдан авылы мулласы Нургали Алкин (чыгышы Иске Чәчкаб авылыннан) һәм Ульянково волостеннан Ф. Калашников катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев