Синең куллар, әнкәй...
Синең куллар, әнкәй...
Өйгә килеп керү белән
Сине күрәм, кочам, үбәм.
Йөрәгеңдә кояш нуры,
Күзләреңдә бәхет күрәм.
Әнкәй! Әгәр белсәң идең
Ничек итеп сагынганны.
Рәхәтләнеп кичләр белән
Чөкердәшеп утырганны.
Искә төшә... Чәй эчкәндә
Синең йомшак карашларың.
Иң ягымлы тавыш белән
Хәлләремне сорашканың.
Мавыктыргыч сөйләүләрең,
Әле хәзер дә күңелдә.
Күпме генә вакыт узса
Онытмамын мин берсен дә.
Өйгә кергәч сине эзлим,
Таба алмыйм, күзләсәм дә.
Күпме генә карасам да,
Сагынсам да, эзләсәм дә.
Әнкәй! Синең җылы кулларыңны
Мин һәрвакыт хәтерлим.
Сине мәңгегә онытмыйм
Һәм һәрвакыт кадерлим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев