Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл...

"Сәламәтлек турында кайгырту - тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Баланың шат күңелле, тормыш сөючән булуы аның рухи тормышына, дөньяга карашына көчле йогынты ясый, акыл үсешенә уңай тәэсир итә, үз көченә ышаныч тудыра!". В.А.Сухомлинскийның әлеге фикере белән килешми мөмкин түгел.

Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шә­хес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Балаларны теге яки бу физик күнегүләрне аңлы рә­вештә башкарырга, үз ор­ганизмнарының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү - коллективыбызның төп бурычы. Мәктәпкәчә яшь ул - шәхеснең кеше буларак формалашуы гына түгел, ә балаларның физик үсешенә нигез салыну чоры да. Сәламәт бала - ул күңеле дә, психикасы да, физик үсеше дә камил булган зат. Моның өчен без тиешле хәрәкәт, дөрес туклану, тирә-юньнең гигиеник нормаларга туры килүе, ата-аналар белән эшләүгә, гаиләдә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга, аны контрольдә тотуга зур игътибар бирәбез.

Максатка ирешү өчен яңа чаралар, белем бирүнең нәтиҗәле алымнарын кул­ланып, балаларны сә­ла­мәт тормыш рәвешенә та­бигый чыныгу юлы белән өйрәтү, физик һәм рухи яктан үз үсеш юлын күр­сәтү, балалар, тәрбияче­ләр, ата-аналар коллективын сәламәт яшәү рәвеше идеясе тирәсенә туплау өстендә эшлибез. Бак­чада үткәрелә торган төрле бәй­рәм иртәләре сабыйда сә­ламәт яшәү рәвеше формалаштыруда зур роль уйный. Бәй­рәм­нәрнең әти-әниләр катнашында үтүе дә нә­тиҗәле, физик яктан да файдалы: йө­герү, сикерү ярышларында һәм төрле уеннарда бала­лар­ның теләп катнашуы кү­ренә.

Ватанны саклаучылар кө­ненә карата уздырылган "Әти-әни һәм мин - спорт гаиләсе" конкурсы да кү­ңелле узды. Гаиләләр "Без спорчылар гаиләсе" дигән темага газета чыгарды, "Ничек авырмаска?" дигән викторина сорауларына җавап бирде. Ә балалар "Без спортны яратабыз" дигән темага тырышып рәсем ясады.

Кичәгә килгәндә һәр гаилә өйдә балалары белән яратып уйный торган хә­рәкәтле уен әзерләп кил­гән иде. Бу уеннар балаларда активлык, инициатива, кыюлык, ныклык, җитезлек, тиз ориентлашу, көчләрен дөрес чамалый белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә, ип­тәшлек, бердәмлек, коллективизм кебек әхлакый сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.

Кичәнең төп өлешендә гаиләләр, командаларга бүленеп, эстафета ярышында көч сынашты. Әти-әниләр белән бергәләшеп балалар йөгерде, сикерде, туплар, кыршаулар белән ярышты.

Балаларның шат авазыннан спорт залы яңгырап торды. Нәниләр җыр-биюләрен бүләк итте, шигырьләр сөйләде. Жюри барлык катнашучыларга да тырышып әзерләнгәннәре өчен рәхмәт белдереп, Мактау кәгазьләре тапшырды.

Аннан соң әти-әниләр әзер­ләп килгән кул эшләреннән ярминкә оештырылды. Сатудан кергән акча балаларга спорт җиһазлары алуга тотылачак. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

Татар халкының "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән бик күркәм әйтеме бар. Бу әйтем хәзерге заман өчен аваздаш, чөнки 21 нче гасырга сәламәт һәм акыллы кешеләр кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев