Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Сәламәтлек – үзе бәхет

Без барыбыз да бу дөньяга бәхетле булу өчен килгәнбез. Нәрсә соң ул бәхет?

Бәхетле булу ул, минемчә, һәркемнең үзенә бәйле. Ул - язмышыңа үзең хуҗа булу, һәр туган көнгә куану, табигать серләренә төшенү, әти-әниең, туганнарың, дусларың булу, җаныңа якын эш белән шөгыльләнү, ә иң мөһиме - сәламәт булу. В.Белинский: "Сәламәтлек булмаса, бәхет тә юк", - дигән катгый фикер әйткән. Н.Чернышевский да шундый ук фикердә. Бүгенге көндә матбугат, радио-телевидение аша да мәктәп балаларының бары 9-10 процентының гына сәламәт булуын беләбез. Сәламәтлек саклау буенча дәүләткүләм документлар кабул ителә, дистәләгән спорт корылмалары, стадионнар төзелә. Әмма кайбер яшьләр тәмәке төтененә чумган, аракы-сыра диңгезендә йөзә, наркоманга әверелә. Сәламәтлек дигәндә, тәндәге авырулар юклыгы гына күздә тотылмый. Ул - җан тынычлыгы һәм тормышта бар яктан иминлек дигән сүз, минемчә. Сәламәтлек турында кайгырту физик тәрбиядән башлана, бу гаиләдә дә барырга тиеш. Спортка мәхәббәт әти-әни үрнәге аша балага тиз күчә, ә ул үз чиратында сәламәт яшәүгә барып тоташа. Мәктәбебездә күп еллардан бирле сәламәт яшәү рәвеше булдыруда зур эшләр башкарыла, төрле спорт чараларында (ярыш,бәйрәм,конкурс,түгәрәк өстәл,тренинг) әти-әниләр дә актив катнаша. Ул чараларга медицина, хокук саклау органнарыннан, авылыбыздан чыккан спорт мастерлары, көрәшчеләр дә кунакка чакырыла. Гаилә хәле, эштәге уңышы, милек казанышлары нинди генә булса да, кешенең иң кадерле байлыгы - сәламәтлек. Аны югалтсаң, кире кайтаруның бик авыр икәнлеген кече яшьтән аңлап үсәбез. Без - сәламәт һәм бәхетле.

Универсиаданы көтәбез

Бар дөнья шау итә,гөрли

Казанга 170 илдән

Спортчы җыела бит.

Спорт белән дус һәм сәламәт

Яшьләр анда катнаша.

Казан үсте, матурланды

Шаккатырлык тамаша.

Универсиадага дип

Без дә хәзерләнәбез.

Мәктәптә спорт чараларын

Бик теләп үткәрәбез.

Кем белә, үскәч, без ,бәлки,

Чын спортчы булырбыз.

Дөньякүләм ярышларда

Зур җиңүләр яуларбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек