Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Сүзем Борындык авылында яшәүче әнием турында

Гомер узган саен артка борылып карыйсың да, үткән еллар һәм юллар турында уйланасың. Вакыты-вакыты белән, балачагыңа кайтып, яланаяк йөгереп йөргән хәтфә үләннәргә аяк басасың килеп китә. Мәңге кабатланмас кыз чакларың, ул гомернең үзенә генә хас матурлыклары исеңә төшеп куя икән ул. Олыгая бару галәмәте генә димәс идем мин ул халәтне. Кем генә балачагын, яшьлек елларын сагынмый икән?!

Сүзем Борындык авылында яшәешеннән канәгать булып яшәүче, газизләрдән газиз әнием Зарипова Назирә Дәүләтша кызы турында. Әнием 1939 елның 24 декабрендә Шүширмә авылында Нәсимә һәм Дәүләтша Зариповлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Аның балачак еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Әнигә 2 яшь ярым вакытта әтисе, ягъни, минем бабам сугышка китә. Әбием Нәсимә, ике кызын кочаклап, ялгыз кала. Шул гомердән бирле балалары әтиләрен, әниләре ирен мәңгелеккә югалта. «Безнең әти бик акыллы кеше булган, гаиләсе өчен янып яшәгән. Сугышка киткәндә дә, әнисенең абыйсына (Мотыйгулла исемле) үзенең соңгы үтенечен әйтеп калдырган. Алай-болай сугыш кырларыннан кайта алмасак, туган, син минем гаиләне ташлама инде», – дигән.Бу сүзләрне мин әни авызыннан еш ишетәм.
Әнием гомере буе колхозда авыр эшләрне башкарган: басуда гектар-гектар чөгендер, келәттә чәчү орлыкларын эшкәрткән, бик күп еллар биш сум акчага игеннәрне агулау эшен башкарган, фермада сарыклар караган, тимер юлда вагон бушаткан...
Шулай булгач, әни бөтен гомерен үзенең туган җире¬нә, авылына намуслы хезмәт итүгә багышлады. Эшне бөтен күңелеңне,чынбарлыгыңны биреп башкара беләсең, шуңа да зур хөрмәткә лаек син.
Тормыш йөген тарту, авыр арбаны берүзеңә өстерәп бару җиңелмени? Нишләсен, күңеле йомшак булса да тыштан каты булып күренергә мәҗбүр иткән аны дөньясы. Йортта сыерын да асрады, сарыклар да тотты, тавык-чебешләре дә ишегалды тулы булды аның. «Сыерны асрап чыгу өчен Югары Ослан районының Харино авылына кадәр печән чабарга бара идем», – дип сөйләп алды әле беркөнне генә. Шулай җәйнең матур бер иртәсендә үзебезгә туган тиешле Хөснетдинов Фаил абый белән әтәч Рәшит абыйга мотоциклга утырып, печән чабарга киттек. Авылда Рәшит абыйны кушаматы буенча бөтен кеше шулай дип кенә атап йөртә иде, фамилиясе  Шарапов  иде кебек. Ул гомере буе Борындык урман хуҗалыгында тракторчы булып эшләде. Кызганычка каршы, дөньядан киткәненә шактый еллар инде. Ә Фаил абый, Аллага шөкер, исән әле. Бәлкем әлеге хәлләрне ул хәтерләми дә булыр. «Кайбыч таңнары» гәҗитен алса, хәтерендә яңарыр дип уйлап куйдым әле. Болар икесе мине төшереп калдырдылар да,син чаба тор Назирә, без дә монда гына чабабыз, дип китеп бардылар. Көне буе чабам да чабам. Инде көн кичкә авышты. Эңгер-меңгер вакыт җитте.Болар һаман юк та юк. Урманда берүзем. Чалгымны алдым да, иңбашыма салып, кайтыр юлга чыктым. «Кирәмәт» чокырына җиткәндәрәк бер трактор күрдем. Ул баткан иде. Русча сөйләшәләр. Мин аларга, алар миңа дәшмәде. Шулай итеп көчкә кайтып җиттем. Инде өйдә дә куркышып беткәннәр иде. Икенче көнне иртән болар тагын безгә килеп кермәсеннәрме? Без сине онытканбыз Назирә, Чулпаниха авылындагы дусларга барганбыз да, шунда бәйрәм итеп, йоклап калганбыз, үзебез дә өйгә икенче көнне генә кайттык. Ул елларда әле мин кечерәк булганмындыр, күрәсең.
 
Туганлык кадере
 Мин дә үсә төштем. Мәктәптә укыган елларым бүгенгедәй хәтеремдә. Әнием инде Харино авылына печән чабарга йөри башлады. Мин дә аның артыннан атлыйм. Хәзер шул вакытларны бер мизгелгә генә булса да искә алсам, күңелем белән куркып та куям. Урман буйлап җәяү бара, җәяү кайта идек. Урыны-урыны белән урман эченнән дә шактый чакрымнар узарга туры килә иде. Күрәсең, ул вакытта дөньясы тыныч булгандыр.  
Әнием кешегә каты бәрелеп, күңел ярасы сала торганнардан булмады. Бик тә сабыр, йомшак, гади, юаш, бер сүз белән әйткәндә, дөньяның барлык күркәм сыйфатларын, бар гүзәллеген үзенә җыйган кеше ул. Искиткеч ярдәмчел, киң күңелле булуы әллә каян сизелеп тора. Кем генә килсә дә, ачык йөз белән каршы ала һәм ихтирам күрсәтеп озатып кала.
 Туганлык хисе көчле безнең нәселдә. Шуңа да туган-тумачалар якын итеп килеп кенә торалар. Туганнар гына түгел, күрше-күлән дә өзелеп тормый әниемнең якты, матур, иркен өеннән. Син үзеңнең күңел җылысын һәркемгә дә җиткерәсең, төпле киңәшләрең белән ярдәм итәсе.
Әниемнең бер матур сыйфаты турында сөйли башласаң, икенче-се баш калкыта. Аш-суга кулы ятып торганлыгы турында ничек әйтмисең ди?! Атна саен тәмледән тәмле ашлар, бәлешләр, коймак һәм өчпочмаклар белән сыйларга ярата ул безне. Безгә генә түгел, сорап килгән авыл кешеләренә дә юкалар, бәлешләр пешереп бирә. Беркемне дә кире бормый. «Кеше бер кирәкмәсә, бер кирәк була. Хәлдән килгәндә булышырга кирәк. Яхшылык үзеңә кире әйләнеп кайта ул, кызым», – дип үзенең киңәшләрен бирә ул миңа әле дә.
Чисталыгы, пөхтәлеге турында әйтмим дә инде. Шушы яшендә булуга карамастан, идән-чоланы һәрвакыт юылган аның. Кыш көне ишегалдында карга чукырлык та кар тотмый. «Һәр эшкә күңел җы-лысын салып башкара», дип әйтәләр андыйлар турында. Бу гый-барә минем әнигә дә бик туры килә. Улларым авызыннан да «дәү әни әйтмешли, эшнең тәмен белеп эшләргә кирәк», – дигән сүзләрне еш ишетәм. Оныкларына да шул рухта тәрбия бирергә тырышты. Аллага шөкер, улларыбыз да дәү әни, дәү апа дип өзелеп тора. Әтиләре белән бергә нинди генә эш булса да, вакытында җиренә җиткереп башкарырга омтылалар.

Яшәргә көч бирдең
Бүгенгесе көндә әнием үзенең бертуган апасы, тумыштан икенче группа инвалид, 84 яшьлек Әминә дәү апабыз белән бергә яши. Күп вакытта аның җаена гына торырга туры килә, хәзер акылы да яшь баланыкына әйләнеп бара инде. «Ходаема мең шөкер, бер-беребезгә зур иптәш бит», –дип куя ул сүз аралаш.
Кадерле әнием, бу тормышта булганың, яшәгәнең өчен, миңа гомер биргәнең, кеше иткәнең, акны карадан, яхшыны яманнан аера белергә, яшәргә көч биргәнең, дөрес юл күрсәтергә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Синең янәшәңдә әти юклыгын да сизмәдем мин. Син минем тормыш маягым булдың. Алай гынамы соң?! Үзең кебек язмышның аяусыз җилләренә бирешмичә, авырлыклар ал-дында югалып калмыйча туры юлдан атларга, үзең кебек эш сөяргә, гадел булырга, кешеләрне һәм тормышны яратырга өйрәт-тең.
Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, «хәрәкәттә-бәрәкәт» дип яшисең, тик тормыйсың. «Кешеләрдә яшь аермасы юк, акыл аермасы гына», – дигән әйтем бар.Син әнием күңел халәтең белән унсигездә, ә зирәклегең белән гасыр яшәгән акыл ияләренә тиң.
Шуны әйтәсем килә, син намуслы, тырыш хезмәтең белән илебез, ТАССР үсешенә өлеш керткән шәхес. Син тормышыңда сикәлтәле юлларны акыл белән эш итеп үтә алдың. Адәм баласында акыл һәм фикер икесе бергә туры килгәндә, кеше чын һәм хак юлдан бара ала. Әнә шундый тыйнак, уңган-булган һәм киң күңелле, гади генә авыл тормышыннан тәм табып, кешеләр тормышын ямьләндереп яшәүче зат ул минем газиз әнием.

Роза ҖӘЛӘЛИЕВА,Олы Урсак авылында яшәүче бердәнбер кызы  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев