Телефонлы авыл
Зур Тәрбит авылында искиткеч шатлыклы вакыйга булды. Бу хәлне беркем дә көтмәгән дә, уйламаган да иде.
Элекке вакытта, ягъни 1950 елларга кадәр колхоз идарәсе конюшня территориясенә урнашты. Озын гына ике яклы бүлмәле иде. Берсендә колхоз идарәсе булса, икенче ягында ат караучылар куна. Ә авылның уртасында хәзерге мәктәп урынында авыл Советы һәм клуб иде. Боларны язуым юкка түгел, элеккеге белән бүгенге тормышны чагыштырып каравым. Авылда бары бер генә телефон, ул да авыл Советында гына иде. Бүгенге көндә безнең авыл бөтенләйгә телефонлаштырылды. Телефон кертмәгән йорт калмады. Илдар Гаффаров җитәкчелегендәге район электр элемтәсе бүлеге хезмәткәрләре авыл халкын телефонлы итүгә зур көч куя. Мәлки төбәгендәге элемтәчеләр Рафис Әхмәтҗанов һәм Александр Митачкинның хезмәте барыбызның да күз алдында. Алар телефон кертү буенча армый-талмый эшли. Һава торышының нинди булуына карамастан, кабель сузып йөрделәр. Узган көз аеруча җилле-яңгырлы, юеш карлы булды. Әмма элемтәчеләр өзеклекләргә юл куймады. Алар кебек тырыш кешеләрне ничек мактамыйсың ди инде!?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев