ЯНӘ КАЙБЫЧ АТАМАСЫ
Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, бер бабай. Аның булган ди өч улы... Ай-һай! Кайларда гына яшәмәгән ул тарихи бабайлар, аларның зур-зур авылларга нигез салган Ояшәгәнлы, Кече, Урта уллары!
Бу якларда да андый бабай , диләр. Хәйбулла исемле булган ул. Тора-бара Хәйбушка әйләнгән, аннан Кайбычка әверелгән, диләр. Кайбычның өч улы булган. Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, ә уртанчы улы бөтенләй Буа районы җирләренә үк чыгып киткән, ди...
Туктагыз, тукта. Инде бу урында реальрәк итеп фикер йөртә башласак та ярыйдыр. Хәйбүш дигән кешенең Кайбычта яшәве бик мөмкин, әлбәттә. Тик менә бай табигате, ерак тарихы, шаулы үткәне белән дан тоткан Кайбыч җирлегенең исемен (бу очракта, асылын дип өстәп кую да мөмкиндер) мондый үтә гади тарих белән генә бәйләп кую дөресме икән?!
Беренчедән, тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Кече Кайбыч Олы Кайбычтан яше белән шактый "карт" авыл. Кече Кайбыч, ерак гасырлардан ук, Иске Йорт исеме белән билгеле. Элеккеге риваятьләрдә дә, документларда да бу авыл исеме шулай саклана. Безнең якларның иң борынгы урыннарының берсе дип исәпләнә Кече Кайбыч авылы. Иске зираттагы унөченче, ундүртенче, унбишенче гасырларга караган кабер ташлары да шул турыда сөйли. Иске Йорт - авыл исеме буларак элеккеге билгеләүләр өчен уңышлы булса да, рус дәүләте документларын тутырганда ул үзгәреш кичерә. Бәрле елгасы буендагы ике авылның берсен - Большие Кайбицы, аның янәшәсендәге кечерәк авылны - Малые Кайбицы дип билгеләп куялар.
Икенчедән, Буа районында Кайбыч та, Яңа Чәчкаб та бар. Бу авылларда, кайчандыр Кайбычтан дала җирләренә кызыгып, яки "йомышлы татар" булып күченеп киткән кешеләр яшәве мәгълүм һәм исбатланган. Киткәндә җир биләмәләрен калдырып китә алар. Соңрак, бу җир биләмәләрен алырга кайталар. Китүчеләр арасында Ризаэддин Фәхретдинның бабасы, Алкиннар, Тәфкилевләр кебек атаклы кешеләр дә була.
Өченчедән, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Бәрлебашы олы юлда - Мәскәү юлы өстендә торган әһәмиятле авыллар. Кайсы гасырда гына булса да, үзләренең ролен бик нык тотканнар. Заманында Петр I бу яклардан узып киткәндә, Кайбыч урманнарын, бу минем урманнарым, дип белдерә, кагылган кешегә үлем җәзасы белән яный. Кайбыч имәннәре флотка хезмәт итә, Петербургны төзүдә дә киң кулланыла. Бу җирләр лашманчылык үзәге булып тора. Сәясәттә дә, экономикада да Кайбыч һәр чорда үз өлешен кертә.
Кайбыч җирлегенең төп байлыгы гасырлык урманнар икәнлегенә төшендек бугай. Моннан нәтиҗә - Хәйбүш карт бер үзе генә килеп, урман кисеп авыл төзи алмас иде. Димәк, Кайбыч җирлегенә беренче аяк басучылар урманда яшәргә җайлашкан кешеләр булырга тиеш! Тик кемнәр соң алар?! Һәм, ахыр чиктә, Кайбыч атамасы каян килеп чыккан соң?! Булган версияне кире кактык икән, яңасын үзебез тәкъдим итәргә тиеш булабыз түгелме?! Бу урында каләмемнең серен чишәргә мәҗбүрмен: язманың идеясе дә, ачышы да район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм аның фикердәшләренең казанышы. Район бәйрәме якынлашып килгән көннәрдә, тыныч кына тарих йомгагын сүтеп, игътибарга лаеклы яңалык ачып йөргән икән ул.
- Төрле тарихи чыганакларга таянып туплаган фикерләремне дөньяга чыгарыр өчен, фәнни нигезләмә кирәк иде, - ди ул. - Мин моны, Татарстанның иң көчле галимнәренең берсе, республика гербы авторы, Олы Кайбыч авылында туып-үскән, Кайбыч тарихын яратып өйрәнгән филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаровка тапшырдым. Ул барсын да фәнни раслады.
Димәк, ун гасыр элек, бу җирләрдә урманнарда яшәргә җайлашкан, үҗәт буртас кабиләләре булган һәм алар җәнлек тоту һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. Безнең якта балга, умартачылыкка табыну бабаларыбызның канына сеңгән. (Куе урманнар, умарта, бал темасын тирә-як авыллар тарихына багышлап чыгарылган китапларда да еш очратырга була). Районның исеме дә нәкъ менә бал белән бәйле булып чыга. Без умартачылар нәселе, дип әйтергә дә тулы хокукыбыз бар, болай булгач.
Балачагымда мин еш кына горизонтны куып тотарга хыяллана идем. Әнә ул, җир белән күк тоташкан сызык тау очы буйлап сузылган. Горизонтка арка терәп утырабыз дип, шул текә тауга йөгереп кенә менәбез, ә безне ымсындырган тылсымлы сызык кырлар буенча еракка, тагы да ераккарак күчеп куйган! Кырлар буенча йөгерсәң, ул урман тигезлегенә кача...
Кайбычта горизонт сызыгы гаҗәеп үзгә булып чыкты. Бигрәк тә алсу-шәмәхә төсләргә буялып кояш байган вакытта күзәтергә яратам мин ул җир белән күк чиген. Игътибар итеп карагыз әле, кичләрен, горизонт сызыгы өстендә ниндидер әкияти күренеш пәйдә була: канатлы чыршылар, баһадир имәннәр калкып чыга. Кызык: Бәрле елгасының бер ягыннан карасаң - горизонт сызыгы карт урман өстеннән сузылган, ә елганың икенче як горизонтында яшь урман шәйләнә. Әйтерсең лә, үткәнне һәм бүгенгене тоташтырып тора алар...
Менә ул Назыйм Ханзафаровның раслау хаты:
"Кайбыч атамасы турында хәзерге көндә берничә фараз бар. Шуларның берсен Рәмис Хәялиев тәкъдим итә. Аныңча, әлеге атама көнбатыштан буртас кабиләләре (мишәрләрнең бабалары) күчеше һәм умартачылык эше белән бәйле. Унынчы гасырларда, җир эшкәртү эшләре булмаган заманнарда, буртаслар имән һәм юкә урманнарында аучылык, балыкчылык, умартачылык шөгыльләрен киң җәелдерә.
Урмандагы кыргый умарта кортлары бал җыю белән чикләнмичә, агачларга махсус эшләнгән куышлар элгән. Аларны кышка махсус төреп җылытканнар. Мондый оялар күп куелган урыннарны КАБАЦЫ дип атаганнар. Мишәрчәрәк КАБА\Ц\ЧЫ - КАБЫК\Ц\ЧЫ килеп чыга. Биредә аваз үзгәрү һәм кыскару күренеше булырга мөмкин.
Буртаслар (Бортас авылын хәтерлик) белән мордва кабиләләре дә күченгән. Аларның телендә мишәрләргә якын сүзләр күп. Әлеге кабыклар эленгән урынны КАБАЦЫ дип атаганнар. Ихтимал, элекке умартачы кешеләрне КАБЫКЧЫЛАР дип шөгыльләре буенча аерып куйганнар.
Татар теленең зур диалектологик сүзлегендә КАБУ сүзе умартачылык эше белән бәйләнештә аңлатыла \Мурта капты башымны. 265 бит. \Умарта корты чакты башымны, дигәнне темников \Мордовия\, ләмбрә \Мордовия\, кузнецк \Пенза өлкәсе\ диалектларында сөйли торган татарлар хәзер дә шулай әйтәләр икән. Димәк, мордва теленең биредә катнашы юк. Умарта корты чагуы \кабуы\ белән "мәшһүр''. Шуңа умартачы-КАБА\Ц\ЧЫ булып диалектларда яшәве гаҗәп түгел. Мишәрләрдә Ч=Ц әйтелешен дә искә алыйк.
Әлеге атама юкә кабыгын каезлап эшләнгән умарта оялары белән дә бәйле булуы мөмкин. Еллар уза. Руслар килгәч, КАБА\Ч\ЦЫ сүзе КАЙБИЦЫ булып үзгәрә. Татарлар аны КАЙБ\А\ЫЧ дип кыскартканнардыр. Ихтимал, КАБАЧЫ яки КАБЫКЧЫ, мишәр нигезен саклап, русча КАЙБИЦЫ булып киткән.
Назыйм Ханзафаров. 4 апрель 2014 ел."
1927 елда Кайбыч районы оеша. Нишләп соң район үзәге дип нәкъ менә Олы Кайбыч авылы сайлана?
Ул заманнарда, безнең якларда Зөя өязе һәм аның волостьлары (үзәк авыллар) булган. Район оеша башлагач, үзәк итеп Ульянково (Өлҗән) авылын билгеләргә телиләр. Тик шактый зур Кошман авылы, нишләп безне куймыйсыз дип, моңа каршы чыга. Каладагылар, бәхәсне гадел хәл итәргә теләп, район үзәге итеп уртадагы авылны сайлый. Шулай итеп, Олы Кайбыч район үзәге булып китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев