Үз эшенең остасы
Алтын көзләр үтеп, кышка керергә әзерләнгәндә гүзәллекне юксыну тойгысы барлыкка килә. Инде алтынсу-кызгылт яфраклар коелган, салкын яңгырлар явып үткән. Табигатьнең шушы моңсу соры мизгелендә җанга, күңелгә дәва булырлык матурлыклар эзли башлыйсың.
Ул матур бизәкләрне кеше тормышында еш очратырга туры килә. Әгәр дә зур тырышлык куеп эшләнгән көнкүреш предметлары күрсәң, гаҗәпкә каласың. Андый чакта вакыт та, сәләт тә, зиһен дә таләп ителә. Ә инде нәзәкатьлелек, зәвык белән эшләнгән эшләнмәләрнең хуҗасы - Зур Урсак урта гомумбелем бирү мәктәбенең технология укытучысы Разых Газимович.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Халкыбызның борынгыдан килгән бу әйтеме нәкъ менә Разых абыйга туры килә. Аның белмәгән эше юктыр, ул тракторчы да, шофер да, балта остасы да. Шул ук вакытта тимерләрне үзенә "буйсындыручы" да.
Ватылган, искергән әйберләргә икенче гомер бирә Разых Газим улы. "Кулыннан гөлләр тама", диләр андый кеше турында. Бу дөрестән дә шулай. Куллары белән тырышып-тырмашып, бизәкләп, сырлап, матурлап иҗат итә ул. Төгәл, үз максатына ирешүчән Разых Әхмәтҗанов эшен яратып башкара. Һәрнәрсәне җиренә җиткереп үтәргә күнеккән сабыр холыклы укытучы үз укучыларыннан да шуны таләп итә. Кадак-чүкеч тотарга өйрәнүче малайлардан башлап балта остасы эше серләренә төшенеп килүче үсмерләргә кадәр аның тирәсендә бөтерелеп йөриләр. Яратып , үз итеп "Разых абый" дип эндәшәләр. Кем генә аның янына ярдәм сорап килмәсен, һәркемгә ярдәм итәргә әзер ул.
Шәхси тормышта да бәхетле Разых абый. Бер йодрыкка жыеп, бер гаилә итеп яшәтүче нигезе бар аның. Өч баласына, тормыш иптәше Асия апага, оныкларына ул олы терәк. Балачагында гаиләдә камил тәрбия алган укытучы шушы көннәрдә 60 яшен тутырды. Кешеләргә куаныч-шатлык биреп эшләвен дәвам итсен, исән-имин туганнары, якыннары янында озак яшәсен дип, бары тик изге теләкләр генә телисе килә аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев