1 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Депутат Ирек Зиннуров кайбычлыларны кабул итте
Танылган спортчы Ирек Зиннуровның Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайлануына әле ике ай да вакыт узмады. Шулай да, парламентта тыгыз график белән эшләвенә дә карамастан, ул Кайбычтагы сайлаучылары янына кайтырга җай тапкан.
-
Кайбыч районында узган сайлау компаниясендә актив катнашучыларны бүләкләделәр
"Бердәм Россия" партиясенең чираттагы конференциясендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин партиянең беренчел бүлекләреннән сайланган делегатларны якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. "Күпмилләтле Кайбычның бердәмлеге РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау вакытында да ачык күренде, бердәмлек барлык эшләребездә дә киң чагылыш таба", - диде ул.
-
Кайбыч районында һөнәри-техник клуб ачылды
«Кайбыч районы һәрвакыт үсештә!» Бу сүзләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин еш әйтә. Һәм бу чыннан да шулай. Моның тагын бер дәлиле - әле шушы көннәрдә генә район үзәгендә ачылган "Кайбыч" һөнәри-техник клубы. Аны ачу тантанасында Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, Татарстан Республикасының Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү буенча ирекле...
-
Бушлай медицина ярдәменә хокукларыбыз сакланырга тиеш
Соңгы вакытта кайбер интернет-басмаларда Татарстанда тиздән барлык медицина хезмәтләрен күрсәтү дә түләүле булырга мөмкин дигән фикерләр күренеп алды. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне үтенеп, без Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтаховага мөрәҗәгать иттек. Аның белән булган әңгәмәнең бер өлешен бүген сезгә дә тәкъдим итәбез.