Галия Кайбицкая исемендәге музейда Тукайга багышланган бәйрәм
Халкыбызның Тукайлы булып яши башлавына шушы көннәрдә 131 ел тулды. Бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан, күркәм традиция буенча, Галия Кайбицкая исемендәге музейда әдәби-музыкаль кичә үтте. Бирегә Тукайның иҗади мирасын үз итеп, аны өйрәнүчеләр, күңелләрендә шигырь уты йөртүчеләр җыелды.