2 июнь 2023 яңалыклары
-
Кайбычлылар яшел уракка төште
Районыбыз басуларында күпьеллыклар өлгерде. Җәйнең беренче көнендә “Август – Кайбыч” җәмгыяте күпьелыкларны урып, сенаж салуга кереште.
-
Ел саен майда Бөтендөнья кул гигиенасы көне билгеләп үтелә
Аны 2008 елда, сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән, «Кеше гомерен саклап калыгыз: кулларыгыз чиста булсын» дигән глобаль кампания игълан итте.
-
Кайбыч полиция бүлеге хезмәткәре, полициянең өлкән лейтенанты тиздән Дагыстан Республикасына хезмәт командировкасына китә
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин полиция бүлеге начальнигы Альберт Шакировны һәм Руслан Азизовны үз кабинетында кабул итте.
-
Олы Кайбыч мәктәбе укучысы «АгроНТИ-2023» бәйгесе финалында катнашачак
11-13 майда Казан дәүләт аграр университетында «АгроНТИ-2023» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы узды . Анда читтән торып үткәрелгән этапта җиңү яулаучылар катнашты. Алар арасында Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Диләрә Хикмәтуллина да бар. Ул «АгроМетео» юнәлеше буенча җиңүче булды. Җитәкчесе – Бәрлебашы мәктәбе укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина.
-
«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә матурлык бәйгесе узды
«ЭКО» мәктәптән тыш эш үзәгендә «Тылсымлы үзгәреш» дип исемләнгән яшь визажистлар бәйгесе узды. Әлеге конкурс ныклы әзерлек таләп итте. Анда катнашу өчен макияж һәм чәч ясый белү соралды, матур күлмәкләр кирәк булды.