2 июль 2013 яңалыклары
-
Кайбыч районында «Daewoo Matiz» катнашындагы юл һәлакәтендә балаларның гомерен кресло һәм каешлар коткарган
Узган якшәмбедә "Уланово-Каратун" юлының Бортас авылы янындагы 27 нче чакрымында «Daewoo Matiz» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне боза. Нәтиҗәдә, машина юл читенә төшеп каплана.
-
Зур Урсак балалары Буа шәһәренең су коену бассейнында булып кайтты
Җәйге ялның уналтынчы көнендә Зур Урсак урта гомумбелем мәктәбендәге "Кояшкай" лагеренда ял итүче балалар Буа шәһәренең су коену бассейнына барды.
-
Кайбычта донорлар кан бирү өчен мобиль станциягә килде
Юл һәлакәте, операция кичергән, табигать бәла-казаларында зыян күргәннәрнең гомерен саклап калу өчен кирәк донор каны. Кемдер ияләнгән гадәт һәм намусы кушуы буенча кан бирсә, кайберәүләр әле беренче тапкыр гына килгән. 1 июльдә теләге булган һәркем Олы Кайбыч мәдәният йорты каршындагы кан тапшыру мобиль станциясенә килде.
-
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Бөтенроссия Сабантуенда катнашты
Июньнең соңгы шимбәсендә Пермь өлкәсенең Барда авылында дүртенче Бөтенроссия авыл Сабантуе узды.
-
Кайбычта Универсиада утын барлык район халкы каршы алачак
Универсиада утын йөртүчеләр арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район, зонада үткәрелгән спорт ярышлары җиңүчеләре, хоккей, баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, чаңгы буенча авыл районнары арасында Татарстан чемпионнары булучылар бар.
-
Кайбыч укучылары Путинның бердәм мәктәп формасы турындагы фәрманын хуплый
Россия Президенты Владимир Путинның бердәм мәктәп формасы турындагы карары укучылар һәм укытучылар арасында гына түгел, әти-әниләр арасында да каршылыклы фикерләр уятты.