2 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Кошман мәктәбендә Белем көне. Фотолар
Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең hәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә. Чөнки күңел сабырсызланып сыйныфка, сыйныфташларга, парта артларына ашкына, тизрәк беренче дәрес башлансын дип тели. Һәм әлеге кичерешләр безнең хәтерләрдә мәңге сакланачак.
-
Кайбычның үз Кремле бар
Олы Кайбычтагы ял паркындагы матурлыкка сокланмаган кеше юктыр ул!
-
Татарстанда балаларга игътибар зур
Татарстанда балалар туу һәм тәрбияләү өчен уңайлы шартлар булдыра торган көчле күп дәрәҗәле система гамәлдә. Яшь буынга инвестицияләр - ул бөтен Татарстан дәүләте сәясәтенең стратегик юнәлеше, республиканың киләчәктәге иминлеге һәм уңышы. Заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр, секцияләр һәм түгәрәкләрнең киң челтәре, балалы гаиләләргә социаль ташламаларның нәтиҗәле системасы - боларның барысы...
-
Шүширмә мәктәбен укучылар танымады
Җәйге каникуллар сизелмичә дә узып китте, сагынып көткән 1 сентябрь дә килеп җитте. Кайбычның барлык мәктәпләрендә дә бу көнне тантаналы линейкалар узды, укучыларны котларга җитәкчеләр дә килде.
-
Кайбычта ике авыл арасында булмый калган бәрелеш турында журналист язмасы
21 августның якшәмбе иртәсендә районда хәбәр таралды: Федоровское белән Кече Мәме авылы яшьләре бик каты сугышкан икшн! Андый очракта имеш-мимешләр яшендәй оча, кем ничек булдыра ала, шулай куерта. Әмма алга китеп булса да шуны әйтәм: бәхеткә, эш сугышуга кадәр барып җитми. "Калай әтәч"ләрне Кече Мәмедә Кайбыч полициясе хезмәткәрләре каршы ала....
-
Кайбычта шикәр чөгендере ала башладылар
Быел районда шикәр чөгендере барлыгы 2950 гектар мәйданда игелде. Бу культураны үстерү буенча районда "Ак Барс Кайбыч" җәмгыяте филиаллары шөгыльләнә.