3 май 2014 яңалыклары
-
Кайбыч игенчеләре бәйрәмнәр белән исәпләшмичә эшли
Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Игенче механизаторларыбыз бөртекле сабан культуралары белән бер рәттән техник культуралар чәчүгә кереште. Хәзерге вакытта агрофирмаларда шикәр чөгендере дә чәчелә. Район буенча бу культура 2350 гектар мәйданны биләячәк.
-
Кече Мәме авылы ветераны Александр Ершов Казанга Президент белән очрашуга бара
8 майда Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраша. Республикабыз шәһәр-районнарыннан килүче ветераннар делегацияләре арасында кайбычлылар да бар. Шуларның берсе- Кече Мәме авылында яшәүче Александр Ершов. Ул узган ел да Президент белән очрашуга барган иде. 87 яшьтә булуына да карамастан, ул әле дә...
-
Иске Тәрбит авылында яшәүче Анатолий Иванов “Үзмәшгульлек” программасы ярдәмендә үз эшен ачкан
Иске Тәрбит авылында яшәүче Анатолий Иванов чын мәгънәсендә тәвәккәл кеше, китереп биргәнне көтеп утыра торганнардан түгел. Үз эшен ачып җибәрергә теләүчеләргә "Үзмәшгульлек" программасы буенча субсидия бирелә башлагач, ул да шул программага керә һәм оттырмый.