3 июнь 2015 яңалыклары
-
Кайбычлылар Казан артистларыннан ким түгел
Район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Әнгам Атнабаевның "Ул кайтты" драмасын куйдылар. Спектакльдә сугыштан соңгы елларда булган вакыйгалар сурәтләнә. Яу кырына киткән төп герой Тимербулат, төрле илләрдә әсирлектә иза чигеп, унсигез ел үткәч туган авылына кайта. Ләкин аны анда газиз әнисеннән башка беркем дә көтми. - Әлеге әсәр...
-
Мәктәп укучылары хәрби җыенга җыелды
Егетләрне хәрби хезмәткә мәктәптән үк тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә әзерли башлыйлар. Унынчы класстан соң, ел саен майның соңгы көннәрендә хәрби җыенга җыелалар. Дәресләрдә өйрәнгәннәрен практикада күрсәтәләр, төрле нормативларны үтиләр. Быел да егетләр тормыш иминлеге нигезләре укытучылары белән бергә Олы Кайбыч авылы янындагы урман читендә палаткалар корды. Монда район мәктәпләреннән 37...
-
Кайбычта милли ашлар көне узды
Безнең халкыбыз элек-электән аш-суга осталыгы белән дан тоткан. Бүген район үзәгенә килүчеләр, теләсә кайсы кафега кереп, сыйфатлы ризык белән тукланып чыга ала. Без авыллардан килүчеләрнең тамак ялгап чыгарга урын булмаудан зарланып йөргән елларны да хәтерлибез. Хәзер кафеларның саны артты, туган көннәр, никах ашы, туйларны да күпләр шунда үткәрә. Кайбыч районында...
-
Олы Кайбычта йөзү буенча ярыш үткәрелде
«Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 2003-2007 елгы укучылар командалары арасында йөзү буенча "Күңелле стартлар" ярышы үткәрелде. Ярышта барлыгы ун команда катнашты - Кече Мәме, Кошман, Мәлки, Иске Чәчкаб, Хуҗа Хәсән, Олы Урсак, Чүти мәктәбеннән берәр, ә Олы Кайбычтан өч команда. Нәтиҗәдә, Олы Кайбыч мәктәбенең Булат Михайлов,...
-
Колаңгыда ачылачак мәчеткә ай куелды
Бу атнаның дүшәмбесендә Колаңгыда яшәүчеләр тормышында зур вакыйга булды: яңа төзелгән мәчет манарасына ай куелды. Әлеге авылда беркайчан да мәчет булмаган, шуңа да авыл халкы аның төзелүен зур түземсезлек белән көтте. Мәчеткә ай куюны карарга да бик күп кеше килгән иде. Авыл халкының шатлыгын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары...