3 июль 2013 яңалыклары
-
Универсиада уты Кайбычка килеп җитте
XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының төп символы - Универсиада уты 3 июльдә Кайбычка килеп җитте. Казан Универсиадасы уты эстафетасы бөтен халыкара студентлар спорты тарихында иң озыны һәм дөньяның биш өлешен үз эченә ала. Маршрутның гомуми озынлыгы - 104 мең чакрым, шуның 60,5 чакрымы Россия буйлап. Кайбыч маршрутны төгәлләүче биш район...
-
Кайбыч укучылары җәйге каникулда “IT-чемпион” бәйгесенең иҗади номинациясенә әзерләнә
Мәктәп укучылары, өлкәннәрне муниципаль хезмәтләр порталыннан (uslugi.tatarstan.ru) файдаланырга өйрәтеп, "Иң актив укучы" балл-рейтингында һәм "Татартсанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү" ижади номинациясендә катнаша ала.
-
Кайбыч сырхауханәсенә күчмә маммография кабинеты киләчәк
8-13 июльдә район үзәк сырхауханәсендә күчмә маммография эшләячәк.
-
Кайбычта мәктәпне күптән тәмамлаган чыгарылышлар уку йортларына ярдәм күрсәтә
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төзелеш, архитетура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы "Татмедиа" агентлыгы белән бергә "Мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе игълан иткән иде. Без кайбер мәктәп директорлары белән элемтәгә кереп, ярдәм итүчеләрнең бармы икәнлеге турында сораштык.